Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә театры - "Ел вакыйгасы" җиңүчесе

    Узган елгы иҗади эшләргә нәтиҗә ясалып,27 март , Халыкара театр көнендә Казанда “Тантана” театраль премияләре тапшырылды.  

    С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрыннан А.Островскийның “Яшенле яңгыр” драмасында Катерина роле өчен артистка Зилия Закирова “Иң яхшы хатын-кыз роле” , артистка Рания Җиһаншина шул ук спектакльдә Варвара роле өчен “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле”, Х.Җәвиднең “Иблис” трагедиясендә Иблис роле өчен артист Рөстәм Зиннуров “Иң яхшы ир-ат роле”номинацияләрендә ,  “Иблис” спектакле –“Ел вакыйгасы”номинациясендә тәкъдим ителгән иде. Алар барысы да премиягә номинант булдылар.

    Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасының  Минзәлә театры иң мәртәбәле, “Тантана”ның иң югары ноктасын күрсәткән “Ел вакыйгасы” номинациясендә “Иблис” спектакле белән җиңеп чыкты!

    Тагын бер зур бүләк – артистка Зилия Закирова Катерина роле өчен “Кече шәһәр театрлары” федераль партия проектының Иҗтимагый советыннан махсус Дипломга лаек булды!

    Коллектив күп көч куеп эшләгән эшләр җимеше бу. Афәрин,котлыйбыз!

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: