Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә укучылары герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел тулуга багышланган сәнгатьле шигырь уку бәйгесендә катнаштылар

    Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел тулу уңаеннан гимназиядә Минзәлә муниципаль районы мәгариф бүлегенең белем бирү учрежденияләре белән берлектә "Тарихларда укып ятларлык..." дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр...

    Татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел тулу уңаеннан гимназиядә Минзәлә муниципаль районы мәгариф бүлегенең белем бирү учрежденияләре белән берлектә "Тарихларда укып ятларлык..." дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе уздырылды.


    Әлеге бәйгедә катнашырга теләүчеләр Муса Җәлил шигырен яттан сәнгатьле сөйләүчене видеога төшереп җибәрергә тиеш иде. Барлыгы 60тан артык эш кабул ителде, бәйгедә 18 мәктәп актив катнашты. 60тан артык укучы бала Муса Җәлилнең шигырьләрен кулларына алып, ятлаганнар дигән сүз. Димәк, алар барысы да җиңүче. Елдан-ел бәйге шартлары да, укучыларның да сәләтләре яхшырганнан-яхшыра бара. Укучылар Муса Җәлилнең сирәк кулланылган шигырьләренә дә игътибар иткәннәр. Йомгаклау этабында иң көчле дип табылган 28 укучы катнашты. Егетләрнең генә аз булуы кызганыч, киләчәктә әлеге сафларда аларны да күбрәк күрәсе иде. Ә катнашкан барлык укучыларга рәхмәт әйтеп, тырышып укуларын телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: