Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә гимназиясе укучылары - Казандагы «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә

    Тукай көнендә һава торышы көздәгечә булуга карамастан, гимназия укучылары Казанга юл тотты.  Аларны урамда котырып яуган яңгыр да туктатмады.

    Өч ай дәвамында барган “Мин татарча сөйләшәм” акциясенә нәтиҗәләр чыгарыр вакыт җитте. Җиңүләр дә бер генә түгел, ә берничә. Тере музыка конкурсында җиңеп чыккан TATAR-BOY, “Мин татарча сөйләшәм, киләчәкне үзгәртәм” логотипы астында катнашкан гимназия укучылары да чакырулы иде. 
    «Мин татарча сөйләшәм» проекты кысаларында укучылар төрле чараларда катнашты. Бу Интернетта татарча сөйләшү, флешмоблар, мультфильм тәрҗемә итү, сайтларны татар телендә алып бару. Шулай ук Минзәлә шәһәрендә урнашкан сәүдә үзәкләрендә, урамнарында, даруханә, кибетләрендә дәүләт телләре – татарча һәм русчаның тигез дәрәҗәдә кулланылышын тикшерү, катнашучыларны икетеллелекне таләп итәргә өйрәтү. “Мин татарча сөйләшәм” акциясе бик авыр һәм шул ук вакытта бик кызыклы иде. Алар татар телен популярлаштыру, татар символларын – милли бизәкләр, татар хәрефләре, хаталы элмә такталарны, реклама баннерларын, юл күрсәткечләрен фотога төшерү белән дә бәйле булды. Безнең зур тырышлыгыбыз бушка үтмәде. Татар телен саклау һәм үстерүгә керткән өлеше өчен гимназия укучылары һәм укытучылары диплом белән бүләкләнде. 
    Беренче тапкыр мондый чараны күрүчеләр дә, ел саен йөрүчеләр дә, рэппер Альберт Нурминский йә татар теле дип исләре китмәсә дә, Мәскәүдә танылган Айгөл җырчысын күрергә, тыңларга дип килүче яшьләр дә шактый иде. Яшьләр арасында танып өлгергән җырчылар белән беррәттән, Минзәлә егете Айдар Вагизовны сәхнәдә күрү, үзе бер шатлыклы мизгел булды. Казан халкы безнең Айдарны бик җылы һәм көчле алкышлар белән каршы алды. 


    Оештыручылар әйтүенчә, быел чарада өч меңләп кеше катнашкан.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: