Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә урамнарын кардан арындыручылар

    Шәһәр халкы йокыдан уяныр-уянмас ятканда, иртәнге 4-5ләрдә үк, төнлә яуган урамнардагы карны эттереп китүче техника тавышын ишетергә була. Урамнардагы карны чистартып тору Алексей Вышенский җитәкчелегендәге "Чиста шәһәр" МУПка йөкләнгән. Һәркөнне предприятиенең 7 берәмлек техникасы, унике эшчесе катнаша әлеге эштә. Шулар арасында МТЗ-82 тракторына көйләнгән КУН-10 белән Валерий Горбунов та бар....

    Шәһәр халкы йокыдан уяныр-уянмас ятканда, иртәнге 4-5ләрдә үк, төнлә яуган урамнардагы карны эттереп китүче техника тавышын ишетергә була. Урамнардагы карны чистартып тору Алексей Вышенский җитәкчелегендәге "Чиста шәһәр" МУПка йөкләнгән. Һәркөнне предприятиенең 7 берәмлек техникасы, унике эшчесе катнаша әлеге эштә. Шулар арасында МТЗ-82 тракторына көйләнгән КУН-10 белән Валерий Горбунов та бар.

    Валерий Григорьевич Минзәлә егете, шәһәрнең икенче урта мәктәбен тәмамлагач, Армиягә киткәнче тракторчы һөнәре ала. Хезмәт юлын кайчан башладыгыз дигәч, озак уйланып тормады, елмаеп куйды да:

    -Өйләнгән елымда, 1990 елда, - диде ул. Хатыны Вера Минзәлә автомәктәбендә сәркатыйп булып эшли, уллары Артем горгазда хезмәт куя.

    Кәефе күтәренке иде Валерийның, чөнки техникасы көйле генә "җырлый" иде.

    - Көн буена күпме кар эттерәсез?

    -Эттерү генә ярты эш, аны төяп тә җибәреп барабыз. Карны гадәттә 10 тонна сыйдырышлы КамАЗлар ташый, - диде ул.

    Аның янында кулларына зур көрәкләр тоткан эшчеләр дә кайнаша иде. Болар - Виктор Тарасов, Андрей Михайлов, Денис Ключицкий, Ильяс Әхмәтов- тротуарлардагы карларны көрәп, чистартып баралар. КамАЗ автомашинасына төялгән карны Леонид Круглов шәһәрдән читтәге кар полигонына ташый. Аларга кайбер көннәрдә авылларга да чыгарга туры килә: шушы көннәрдә Хуҗәмәт, Усай, Тәкермән авылларындагы төзелеш барган мөһим социаль объектлар тирәсен кардан чистартып, ПГС җәйделәр.

    -Әлеге егетләрнең һәрберсе үз эшенә җаваплы карый,- диде Алексей Вышенский аларның хезмәтенә бәя куеп.

    Сүз уңаенда

    -Алдан төзелгән смета буенча шәһәр урамнарыннан аена 2 мең кубометр кар чистартылырга тиеш, агымдагы елның ике аенда 8000 кубометр кар чистартылды, - диде директор һәм сүзен дәвам итеп: - Кар күп яуган көннәрдә оешманың үз техникасы җитешми башлаган вакытлар да була, мондый чакта өстәмә техника кирәклеге үзен сиздерә. Без хәлдән чыгу өчен читтән кар чистарту техникасы алырга мәҗбүр булабыз. Мондый чакларда техника белән ярдәм итүләрен сорап район эшмәкәрләренә мөрәҗәгать итәбез, - дип үзләрен борчыган мәсьәлә турында әйтте ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: