Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә ветеринария берләшмәсе яңа УАЗ автомобиле белән тулыланды

    Атна уртасында район ветеринария берләшмәсенә яңа УАЗ автомобиле базасында мобиль пункт кайтты.

    Автомобиль авылларыбызда терлекчелек тармагына хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру өчен бирелде,-диде район ветеринария берләшмәсе начальнигы Артур Илдус улы Гафуров.  
    Бу мобиль пункт район ветеринария берләшмәсе мал табибларына  шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына барып ярдәм күрсәтү мөмкинлеге тудыра. Әлеге мобиль комплекс ветеринария пункты мал-туарның тоякларын эшкәртү һәм дәвалау станок-беркетече, вак йорт терлекләре өчен клиника, йогышсызландыру җайланмасы, авыл җирендә терлекләргә беренче ярдәм күрсәтә алырлык кораллар белән җиһазландырылган. Мобиль пунктта ток бирү өчен генератор, суыткыч, ветеринария табибына кул югыч, төрле медикаментлар куяр һәм язар өчен өстәл, кондинционер, 750 килограмм йөк күтәрешле тагылма җиһазы һәм башкасы бар.
    Күчмә ветеринария пункты малларның сәламәтлеген кайгырту белән бергә, вакытында ярдәм күрсәтеп, кешеләрне бәла-казадан саклау мөмкинлеге дә бирәчәк.        
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: