Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә яшьләре шаяРТа беләләр

    Шәһәребездә бөтен республика күләмендә яңгырарлык шәп КВН командасы оешканы хакында хәбәрдәрме сез, укучыларыбыз?

    Минзәлә медицина училищесының 1 курсында укучы Азалия Гәрәева, Алия Абышева, Диана Шафикова һәм гимназиядән Рәүф Шакиров (барысы да кечкенә чактан ук иҗат мохитендә кайнап, төрле конкурсларда катнашып үскән яшьләр) “Алтын чәчәк” дигән КВН командасы оештырып, Казанда Габдулла Кариев исемендәге театрда 2 июньдә узган «Әйдә ШаяРТ!» Татар КВН лигасының Зур фестивалендә катнашып, алдагы этапка үттеләр.

    Яшьләр безнең белән ничек шушы фестивальгә барып кайтулары хакында сөйләделәр, тәэсирләре белән уртаклаштылар:

    - Барыбызга да бик ошады, яңа дуслар таптык, тәҗрибә тупладык, алдагы этапка ныклап әзерләнү өстендә эшли башладык, - диләр алар.

    Талантлы яшьләребезгә уңышлар теләп калыйк һәм шушы материалга фотогалереяда әлеге фестивальдән фотомизггелләр тәкъдим итәбез.

    Безнең өстәмә:

    Әйдә ШаяРТ!» Татар КВН лигасының Зур фестивалендә 19 команда (шул исәптән Мәскәү һәм Уфа вәкилләре) катнашты. Киләсе этап – сентябрьдә. Әгәр әлеге команданың уңышларын күзәтеп барасыгыз килә икән, безнең белән бергә калыгыз!

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: