Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә 130 баланы эшкә урнаштыру көтелә

    Җәйге каникул вакытында балалар яшьләренә карап, территория җыештыру, яшелләндерү кебек эшләр белән шөгыльләнәләр.

    (Дилфас Галиев, “Мензеля-информ”). Шәһәрнең 1 урта мәктәбендә күп еллардан бирле районыбызның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге дәүләт казна учреҗдениесе белән берлектә тыгыз элемтәдә эшлиләр. Балаларның җәйге каникул вакытында эшләүләрен контрольдә тоту өчен Татьяна Самигуллина җитәкчелегендә эшче төркем оештырылды. Ул эшче төркемгә: Лиля Гурьева (район башкарма комитетының балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең баш белгече, җаваплы сәркатиб), Динә Елизарова (район мәгариф бүлеге җитәкчесенең урынбасары), Алия Гарфиева (балигъ булмаганнар арасында һәм имин булмаган гаиләләрне профилактикалау буенча әйдәп баручы белгеч) керделәр. Алар 1 урта мәктәптә эшләүче балаларның документларын тикшерделәр, алар белән сөйләштеләр.

    Татьяна Самигуллина, район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры:

    -Июнь ае башыннан мәктәпләргә 71 бала эшкә урнашты. Тагы 50 бала шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшли. Җәйге каникул вакытында күп балалы, тулы булмаган, аз керемле гаиләләрдән барысы 130 баланы эшкә урнаштыру көтелә. Шәһәрнең 1 урта мәктәбендә тикшерүләр үткәрдек, балалар белән килешүләр төзелгән. Документлары идеал тәртиптә.

     Биредә техник персональны җәйге ялга җибәрәләр, алар урынына шушы мәктәптә белем алучы укучыларны хезмәт кодексы нигезендә килеү нигезендә эшкә алалар. Балаларны эшкә алганда халыкны эш белән тәэмин үзәге аркылы алганда балалар хастаханәдә медицина тикшерүен бушлай үтәләр. Быелгы җәйге каникул вакытында 8-9 сыйныфларда укучы 4 малай һәм 6 кыз биредә хезмәт куйдылар. Алар мәктәп бакчасында чүп утадылар, чәчәкләргә су сиптеләр, мәктәп яны территориясен җыештырдылар, мәктәптә бер бүлмәдән икенче бүлмәгә китаплар күчерделәр, шәһәрнең Җиңү паркын җыештырдылар. Бу балалар эшләрне сыйфат белән башкардылар һәм җаваплы карадылар,- ди Валентина Трутнева. Шулай итеп балалар эшкә дә өйрәнәләр, үзләренең финанс хәлен дә яхшырталар. Финанс дигәннән һәр бала айга 3 мең сумга якын хезмәт хакы ала, моннан тыш аларга халыкны эш белән тәэмин итү үзәгеннән 2225 сум күләмендә өстәмә акча түләнә. Балаларның хезмәт кенәгәсенә стаж да языла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: