Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган шигырь конкурслары нәтиҗәләре билгеле булды

    Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында республикабызның урта уку йортлары студентлары арасында Бөек җиңүнең 73 еллыгына багышланган "Внимая ужасам войны"-"Сугыш эзләре буйлап"-шигырь сөйләүчеләр конкурсы булды. Анда республикабызның 38 урта уку йортыннан 46 студент катнашты. Әдәбият сөюче яшь һәвәскәрләр матур итеп шигырь сөйләү буенча үз көчләрен сынадылар. Аларның күпчелеге Советлар Союзы...

    Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында республикабызның урта уку йортлары студентлары арасында Бөек җиңүнең 73 еллыгына багышланган "Внимая ужасам войны"-"Сугыш эзләре буйлап"-шигырь сөйләүчеләр конкурсы булды.

    Анда республикабызның 38 урта уку йортыннан 46 студент катнашты. Әдәбият сөюче яшь һәвәскәрләр матур итеп шигырь сөйләү буенча үз көчләрен сынадылар.

    Аларның күпчелеге Советлар Союзы герое, шагыйрь Муса Җәлилнең русчага тәрҗемә ителгән шигырьләрен һәм башка татар, рус шагыйрьләре әсәрләрен, балладаларын шул хәтле сәнгатьле итеп сөйләделәр ки, мәртәбәле, гадел, кырыс жюри әгъзаларына урыннар билгеләү дә авыр булды. Конкурстан соң жюри әгъзаларына нәтиҗә чыгарыр өчен тагы 1,5 сәгать кирәк булды. Жюри составында Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы директоры Эльвира Фаттахова, техникум укытучылары: Фәнилә Ибраһимова, Зөлфия Андреева, Эльвира Шайхатарова,Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары:Ильяс Закиров, Динара Акматова, җирле шагыйрә Наҗия Пучкова бар иде.

    Шигырь сөйләүчеләр конкурсы өч сәгатьтән артык барды. Җиңүчеләр өч төрле юнәлеш һәм номинацияләр буенча билгеләнде.

    Конкурс тәмам. Экономика юнәлеше буенча

    Кәрим Хасанов ( У.Н. Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте)-1 урын

    Ильгиз Хусаинов һәм Александр Горыпцев (Казан политехника көллияте)- -2 урын.

    Руслан Скобелев (А.П. Обыденный исемендәге Казан автотранспорт техникумы) һәм Алена Павлова белән Диана Горбачева (Казан шәһәре технология һәм дизайн көллияте)- 3 урын.

    Номинацияләр:

    Артистизм-Эльза Мифтахова (Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте).

    Әдәбиятка мәхәббәт-Евгений Юдин (Алабуга политехника көллияте).

    Финал башкаруы-Махене Кадибердиева, Никита Абрамов (Казан сәүдә экономика техникумы).

    Патриотизм-Илья Кочетков(Ленинногорск нефть техникумы).

    Педагогика юнәлеше буенча

    Лилия Нәбиуллина (Казан педагогия көллияте)-1 урын.

    Диана Байрамова (Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте)-2 урын.

    Гүзәл Солтанова (Чаллы педагогия көллияте)-3 урын.

    Номинацияләр:

    Җиңүгә омтылыш-Вероника Маусова(Минзәлә педагогия көллияте).

    Артистизм-Лилиана Петрова(Түбән Кама педагогия көллияте).

    Авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча

    Булат Султанов(Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы)-1 урын.

    Ксения Хатьянова(Г.И. Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы)-2 урын.

    Илгизә Галимова(Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы)-2урын.

    Анжелика Лапочкина (Аксубай универсал технология техникумы)-3 урын.

    Ксения Суменко(Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы)-3 урын.

    Номинацияләр:

    Оригиналь башкаручы-Ирина Яковенко(Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы).

    Патриотизм-Наталья Бадьина(Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы).

    Тәэсирле сөйләм-Палина Ефремова(Лубян урман хуҗалыгы техникумы).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: