Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә чәчү тәмамларга 12% чәчәсе калды

    Районыбыз хуҗалыкларында сабан бодае 18400 гектарда җир куенына иңдерелде.

    Барысы 48395 гектар  сабан культуралары чәчелде, бу планга карата 88 процент(бу республиканың уртача күрсәткеченнән бер процентка артык) башкарылган дигән сүз. Техник культуралардан рапс 3600 гектар урынына 4000 гектарда чәчелде.   Шулай ук берьеллык үләннәр 7500(тиешле мәйданның 95 проценты) гектарда җир куенына иңдерелде. Сидераль пар өчен 2000 гектар җир чәчелде, шуның 1 мең гектары горчица  “Әнәк” агрофирмасы 700 гектар шикәр чөгендере чәчте, бу планлаштырылганың 58 проценты дигән сүз. Бөртек өчен кукуруз 1500 гектарда чәчелде, бу планлаштырылганның 46 проценты дигән сүз.  “Салихов” КФХсы хезмәтчәннәре КФХлар арасында язгы чәчүне иң беренчеләрдән булып  21 майда төгәлләде.  “Дәүләтов” КФХсы 170 гектарда(планлаштырылганның 66 проценты) яшелчәләр чәчте, 125 гектар(планлаштырылганның 61 проценты) бәрәңге утыртты. Районыбызның “Мензелинские зори” агрофирмасы һәм “Калморза” хуҗалыгы басуларны корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртә башладылар.  Барысы үсемлекләр тишелеп чыкканчы-3200, тишелеп чыккач 1600 гектарда тырмаланды. Районыбыз кырларында 59 агрегат эшли. Районыбыз терлекчеләре җәйләүгә чыктылар, барысы 9 сыерлар көтүе, 3 таналар көтүе яшел хәтфәдәй үләндә көтелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: