Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә экотуризмны үстерү концепцияләрен эшләүгә керештеләр

    РФның туризм буенча милли академиясенең Татарстан бүлекчәсе идарәсе рәисе Азат Шәйхетдинов бүген Минзәләгә эшлекле визит белән килде.

    Шәһәребезнең оешма-предприятиеләре, учреждениеләре җитәкчеләре, бизнес вәкилләре катнашында үткәрелгән киңәшмә Минзәләдә экотуризмны үстерү мәсьәләсенә багышланды.
    Азат Зиннурович туризмны үстерү буенча 2019-2025 елларга федераль максатчан программа концепцияләре проекты булуы, әлеге программаның быел көзен кабул ителәчәген әйтте. 
    Туризмны үстерү буенча стратегик программалары булуы гына түгел, республикабыздагы дүрт район – Буа, Әлмәт, Актаныш, Лениногорск районнарының моңа кадәрге федераль программада катнашулары һәм беренче этапта грантка ия булулары да әйтелде.
    –Районыбызның Минзәлә елгасы яр буен төзекләндерү проекты белән Бөтенроссия конкурсында җиңүебез, грантка ия булуыбыз нәтиҗәсендә Минзәләдә туризмны үстерүгә, шушы яр буен туристик зонага әверелдерүгә  мөмкинлекләр ачыла. Моннан тыш шәһәребезнең туристларны җәлеп итәрлек матур табигате, тарихи, истәлекле урыннары бар, –диде район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев.
    Шушы уңайдан киңәшмәдә катнашучы район активына бурычлар куелды: Шәһәребезне һәм районыбызда туризмны үстерү концепцияләре проектын булдырырга һәм федераль программада катнашырга. Иң беренче чиратта туризмны үстерүгә җаваплы кеше билгелисе бар. Туристлар өчен чаралар үткәрү, объектларның һәм маршрутларның паспортларын булдыру кебек мәсьәләләргә шулай ук бик җаваплы карарга кирәк.
    Киңәшмәдә туризмның икътисадый яктан әһәмияте билгеләп үтелде.
     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: