Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә эшлекле визит белән - Татарстан мөфтие урынбасары

    Әле быелның язында гына ТР Диния нәзарәте мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе итеп билгеләнгән Равил хәзрәт Зөфәров, районда ислам дине юнәлешендәге вәзгыять, район дин әһелләре белән танышу максатыннан Минзәлә мәчетенә килде.

    Район имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков Равил хәзрәткә районыбызда яшәүчеләрне дингә китерү буенча башкарылучы эш нәтиҗәләре турында сөйләде, ә авылларыннан килгән имамнар, форсаттан файдаланып, мөфти урынбасарына дини гыйлем бирү, мәчетләрдә вәгазь уку һ.б. дингә кагылышлы темалар буенча үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

    Әлеге визит барышында Равил хәзрәт район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев һәм район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев белән дә очрашты. Очрашуда шулай ук күрше Тукай районы мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас, төбәгебезнең казые, Актаныш мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин да катнаштылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: