Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә әфганчылар дусларын искә алдылар

    Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 29 ел Әфганчылар хәрби комиссариат янына җыелып, ике төркемгә бүленеп бердәм рәвештә Бикбау һәм Иске Иркәнәш авылында әфганчылар истәлеге мемориалына барып чәчәкләр салдылар. Ә икенче төркем Иске Маҗын авылында җирләнгән Михаил Кириков каберенә, Воровский бистәсендә җирләнгән әфганчы Дамир Латыйпов каберенә канәфер чәчәкләре салып аларны бер минут...

    Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 29 ел

    Әфганчылар хәрби комиссариат янына җыелып, ике төркемгә бүленеп бердәм рәвештә Бикбау һәм Иске Иркәнәш авылында әфганчылар истәлеге мемориалына барып чәчәкләр салдылар.

    Ә икенче төркем Иске Маҗын авылында җирләнгән Михаил Кириков каберенә, Воровский бистәсендә җирләнгән әфганчы Дамир Латыйпов каберенә канәфер чәчәкләре салып аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

    Шулай ук Воровский бистәсендәге зиратта әфганчы Мансур Мирзаханов каберенә дә веноклар салып искә алып киттеләр.

    Аннары алар туган як музееында булдылар.

    Әфган ветераннары-җәмгыятебезнең иң актив, гадел, кыю адымнарга сәләтле вәкилләре. Алар районның төрле тармакларында эшли, яшь буынга фидакарьлек һәм каһарманлык үрнәге күрсәтә- диде, район хәрби комиссары Сергей Владимиров. . Тагын шунысы: алар СССРга куркыныч ясаган наркотрафикка ун елга киртә куйдылар. Әфганстан безнең көньяк республикалар белән чиктәш иде, шушы чикне сакладылар, дип искә алды ул.

    Әфганчыларның күпләре тән ярасы алмаса да, әхлакый яктан таушалып тузып кайтты.

    Бүген дә Әфганстанда сугышкан егетләр үзләренә үзләре ярдәм итә. Алар тату гаилә кебек яши. Бер-берсе белән аралаша, алар яшәгән йортларга истәлек такталары куялар, Иске Иркәнәш һәм Бикбау авылларында әфганчылар истәлегенә мемориаль булдырдылар, истәлекләрен барлый, бергә сугышкан дусларын искә алалар.

    Бүген әфган каһарманнары үсмерләргә патриотик тәрбия бирүдә дә зур эш алып баралар, чөнки әлеге проблема көннән-көн актуальләшә. Бөек Ватан сугышы ветераннары берән-сәрән генә калды, алары да очрашуларга йөри алмый, өлкән яшьтә. Ә малай-кызларга Ватанын кулына автомат тотып саклаган чын геройлар үрнәге кирәк. Ватанны сөю темаларына әңгәмәләр үткәрәләр. "Югыйсә, без яшь буынны югалтачакбыз", ди алар. Ә аларның яшьлекләре Әфганстан далаларында чыныккан.

    Сан. Әлеге сугышта безнең районның йөзгә якын егете катнашты, ике сугышчыбыз туган якларына исән-имин әйләнеп кайта алмады.Сугыштан кайткач та 30 ел эчендә дистәдән артык әфганчы дөнья белән саубуллашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: