Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә герне туп урынына чөяләр

    Бүген "Олимп" теннис үзәгендә яшсмерләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә шәхси-команда ярышлары башланып китте. Әлеге ярышларда катнашу өчен Зәй, Мамадыш, Актаныш, Чистай, Югары Ослан, Ютазы, Кукмара, Азнакай, Яңа Чишмә һәм Минзәлә районы герчеләре килде. Бу ярышта барлыгы 120 герче үз көчен сыный. Ярышларны тантаналы төстә ачуда Татарстан Республикасы яшьләр...

    Бүген "Олимп" теннис үзәгендә яшсмерләр һәм кызлар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенә шәхси-команда ярышлары башланып китте.

    Әлеге ярышларда катнашу өчен Зәй, Мамадыш, Актаныш, Чистай, Югары Ослан, Ютазы, Кукмара, Азнакай, Яңа Чишмә һәм Минзәлә районы герчеләре килде. Бу ярышта барлыгы 120 герче үз көчен сыный.

    Ярышларны тантаналы төстә ачуда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт буенча вәкиле, ТР ның гер спорты Федерациясенең башкарма директоры Айрат Гатауллин, район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Неля Бикеева катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

    Камил Нәҗмиев:

    -Районыбызда спортка игътибар зур , моны атна саен спортның берничә төре буенча 3-4 ярыш оештырылуы да сөйли. Шунысы игътибарга лаек:бәйгеләр гаять күп спортчылар һәм командалар катнашлыгында үтә. Бүген менә бездә гер спорты буенча республика бәйгесе башланды. Районыбызның гер буенча спортчылары күрсәткечләре елдан-ел яхшыра бара һәм алар республика чемпионатларында чыгыш ясыйлар.Моннан 10 еллар элек бер райондашыбыз дөнья чемпионатында катнашты Минзәлә герчеләре элеккеге герчеләребезнең эшен дәвам итеп елдан -ел югары үрләр яулыйлар. Бу бәйгедә дә яхшы күрсәткечләргә ирешеп, җиңүләр яулагыз!

    Айрат Гатауллин:

    -Минзәләлеләр республика ярышына яхшылап хәзерләнгәннәр, моның өчен сезгә бик зур рәхмәт. Әлеге бәйгедә җиңгән спортчылардан Россия Федерациясенең Рыбинск шәһәрендә үтә торган ярышларына гер спорты буенча Татарстан командасы тупланачак. Гер спорты ярышларында катнашучыларга яңа спорт җиңүләре һәм күрсәткечләрен яхшыртуын телим.

    Менә ярышлар башланып китте. Спортчылар 6 күпердә 10 минут дәвамында 12,16,24 килолы герге ыргым алымы һәм этү алымы белән күтәрделәр.

    Бу бәйгедә кече төркемдә, ягъни 14-16 яшьлекләр арасында 8 һәм аннан өлкәнрәкләр арасында, ягъни 16-18 яшьлекләр арасында 9 гер күтәрүче район данын яклый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: