Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә "Җиңү Салюты" оештырылачак

    Районда 1нче апрельдән 15нә кадәр үзешчән сәнгать осталарының, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган, «Җиңү Салюты» смотр-конкурсы узачак.

    Район мәдәният бүлеге оештырган конкурста район учреждениеләре хезмәткәрләре, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша.
    Конкурсның номинацияләре төрле: хор җыры, вокаль ансамбль, хореография композицияләре, нәфис сүз – театральләштерелгән тамаша, инструменталь ансамбль, иң яхшы сценарий, иң яхшы видеоклип, вокал-соло, автор-башкаручы.
    Смотр-конкурста катнашу өчен 1нче апрельгә кадәр rdkmenz@bk.ru электрон почтага гариза бирергә кирәк: анда катнашучы яки иҗат берләшмәсе турында мәгълүмат (конкурсантның туган көне, ФИО), җитәкченең исем-фамилиясен, элемтә өчен телефонын язарга, конкурсантлар чыгыш ясаячак номинацияне сайларга, авторларны һәм әсәрнең исемен күрсәтергә.
    Шулай ук оештыручылар билгеләп үткәнчә, сәнгатьнең мультимедиа, яктырткыч чараларын куллану бары тик сәламләнә генә. Вокалистларга "Плюс" фонограммасы астында чыгыш ясау катгый тыела.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: