Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә концерт зур аншлаг белән үтте

    4 май көнне кич белән район мәдәният сараенда Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган зур концерт булды.

    Концертны ачып җибәргәннән соң район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев   бәйрәм концертына килгән ветераннарыбызны, тыл хезмәтчәннәрен, шәһәрдәшләребезне, тамашачыларны район башлыгы Айдар Салахов исеменнән якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 73 еллыгы белән тәбрикләде, сәламәтлек, аяз күк йөзе, имин тормыш, бәхет теләде. Бөек Җиңүгә багышланган концертны районыбызның һәм шәһәребезнең мәктәпләре, балалар бакчалары коллективлары, Советлар Союзы герое В.Н. Гордов исемендәге кадет интернат  һәм Минзәлә коррекцион интернат мәктәбе укытучылары бик яхшы итеп әзерләгәннәр. Концертта тамашачылар һәр чыгышны зур алкышларга күмделәр, килгән халык рәхәтләнеп ял итте. Бу концерт  бик эчтәлекле булды, барлыгы 38 чыгыш күрсәтелде, бары тик яхшы номерлар гына сайлап алынган.  Мәгариф хезмәткәрләре булдырды, аларга  афәрин диясе генә бар.Тамашачы бик канәгать булып кайтып китте. Мәдәният сарае туп-тулы иде, утырып торырга урыннарда калмаган, халык концертны басып карады, хәтта алма төшәрлек урында юк иде дисәм ялгыш булмас ахрысы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: