Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә Корбан гаете ачык һавада узды

    Намаз уку өчен мәчет янәшәсендә махсус мәйданчык әзерләнде.

    (Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Минзәләдә Корбан гаете намазы саклану чаралары кулланылып, социаль дистанция сакланып ачык һавада, мәчет янында укылды.

    Рәмзил хәзрәт Садыйков, Минзәлә районы имам-мөхтәсибе:

    - Моңарчы белмәгән, күрмәгән коронавирус сәбәпле Корбан гаетен дә яңа форматта үткәрергә мәҗбүрбез. Әмма шуңа да карамастан, шөкер кылырга тиешлебез. Чөнки быел авыру таралу куркынычы сәбәпле Ураза гаетен үткәрәлми калган идек. Ә Корбан гаетенә, социаль дистанция саклап булса да, бәйрәм намазына җыелырга мөмкинлегебез булды. Аллаһы Тәгалә кылган гыйбадәтләребезне, шушы көннәрдә чалынасы корбаннарыбызны кабуллардан кылсын, дип әлеге бәйрәмнең тарихы, фазыйләтләре белән таныштырды.

    Гает намазында катнашырга Минзәлә район башлыгы Айдар Салахов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев та килделәр.

    - Бөтен мөселман халкы зур бәйрәм –Корбан гаетен билгеләп үтә.Нинди катлаулы булмасын дөньялар, җыелдык. Киләчәктә дә берберебезгә ярдәм итеп яшик, ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне, тарихны, милләтебезнең телен саклап калу өчен шушылай җыелулар бик кирәк. Ятимнәрне, мохтаҗларны онытмаска,олыларны хөрмәт итәргә кирәк. Барлык эшләребез дөрес булсын, - дип котлады мөселманнарны район башлыгы Айдар Салахов.

    Гает намазыннан соң шәһәр мөселманнары корбан чалырга дип өйләренә таралыштылар.

    Бәйрәмнән сторис һәм видеоларны безнең инстаграмдагы сәхифәдән карый аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: