Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә коръән укучы балалар ярышты

    Шәһәребезнең Минзәлә мәчетендә узган коръән уку бәйгесендә Тукай һәм Минзәлә районнарыннан, Чаллы шәһәреннән кызлар һәм малайлар осталыкларын күрсәттеләр. - - Коръәнне дөрес итеп уку зарури. Аны укыганда өс-башың да тиешле тәртиптә булырга тиеш. Бәйгеләргә шушы шартларны куйдык,-ди Минзәлә мәчете имамы Рәмзил хәзрәт Садыйков. Бәйгедә коръәнне балалар чиратлашып яттан һәм китаптан...

    Шәһәребезнең Минзәлә мәчетендә узган коръән уку бәйгесендә Тукай һәм Минзәлә районнарыннан, Чаллы шәһәреннән кызлар һәм малайлар осталыкларын күрсәттеләр.

    - - Коръәнне дөрес итеп уку зарури. Аны укыганда өс-башың да тиешле тәртиптә булырга тиеш. Бәйгеләргә шушы шартларны куйдык,-ди Минзәлә мәчете имамы Рәмзил хәзрәт Садыйков.

    Бәйгедә коръәнне балалар чиратлашып яттан һәм китаптан гарәпчә кычкырып укыдылар һәм укылган коръәннең мәгънәсен аңлаттылар.

    Коръән уку бәйгесендә кызларны өч төркемгә бүлделәр, кечкенәләр төркемендә Әлинә Абунәгыймова (Тукай районы), Дилия Насыйровага (Чаллы шәһәре) тиңнәр булмады.

    Урта төркемдәгеләр арасында Альбина Габдрахманова һәм Гөлназ Сизова (икесе дә Минзәләдән) җиңүчеләр дип танылдылар.

    Өлкән төркемдәгеләр арасында Алинә Габдрахманова (Минзәлә шәһәре), чулпан Нуриева (Гөлек авылы), Алинә Галимова (Иске Иркәнәш авылы) җиңеп чыктылар.

    Малайлар арасында Камил Гайнетдинов (Гөлек авылы) - беренче, Дамир Закиров (Гөлек авылы) икенче урынны яуладылар, ә Рамазан Хәмәтдинов һәм Рамил Хасаншин (Тукай районы Суыксу авылы) өченче урыннарны бүлештеләр. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре һәм дини китаплар җыелмасы тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: