Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә коронавирусның яңа очраклары юк

    Шул ук вакытта Минзәлә районында коронавирустан саклану режимын бозучыларны ачыклау эше бара.

    (Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") Коронавируска каршы көрәш буенча ТР оперштабының мәгълүматларыннан күренгәнчә, Минзәлә районында соңгы тәүлек эчендә коронавирусның яңа очраклары ачыкланмады. 

    Тулаем алганда, Татарстан буенча тәүлек эчендә 80 очрак расланган, алар барысы да авырулар белән элемтәдә тору нәтиҗәсе. Хастаханәгә 17 кеше яткырылган булган, калганнарында авыруның җиңел яки симптомсыз формасы. Минзәлә районы белән янәшәдә  4 очрак Яр Чаллыда, 1 очрак Тукай районында теркәлгән. Тәүлек эчендә 22 кеше савыккан, аларның гомуми саны 1195 гә җиткән (республикада барлыгы 2312 коронавирус очрагы теркәлгән). 

    Шулай ук яңа үлем очрагы турында мәгълүм булды - Түбән Кама районында яшәүче 1941 елда туган кеше вафат булды, анда шулай ук хроник йөрәк-кан тамырлары авыруы һәм бронхиаль астма булган.

    Шуның белән бергә, Минзәлә районында коронавирустан саклау режимын бозучыларны ачыклау эше алып барыла. 17 майга -12 беркетмә төзелде (барлыгы-354, шуларның 247се карап тикшерелде). Мәсәлән, кичә "Мәскәү-Уфа" юлының 1097 чакрымында 32 пассажирны алып барган автобус йөртүче тоткарланды. Ул руль артында шәхси саклану чараларсыз (битлек, респиратор) булган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: