Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә Октябрь революциясе бәйрәмен һәм Ленинны искә алдылар

    Минзәләнең үзәк мәйданына куелган В.И.Ленин һәйкәле янына җыелып район коммунистлары быел да бу бәйрәмне билгеләп үттеләр.

     Быелгы бәйрәмгә барлыгы өч дистәгә якын партия әгъзасы, 2 номерлы урта мәктәп укучылары  килгән иде.  Быел Октябрь революциясенә 101 ел тулды. Октябрь революциясе бәйрәмен район коммунистлар партиясе җитәкчесе, районның ветераннар советы рәисе Заһир Зыятдинов ачып җибәрде. Аннары шәһәребезнең 2 номерлы урта мәктәбе 7 б сыйныфында укучы 24 баланы пионер сафларына кабул иттеләр һәм “Без һәрвакыт әзер” җырын бергәләп башкардылар. В.И.Ленин, Совет власте, колхозлаштыру һәм революция, сугыштан соңгы чорда илне аякка бастыру, КамАЗ, Байкал-Амур магистрале төзелешләре турында коммунист Александр Жбанов чыгыш ясады. Коммунистлар сафында торучы Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тихонов һәм берничә хатын-кыз   коммунистлар партиясе идарә иткәндә белем алу, медицина хезмәте күрсәтү бушлай, санаторий һәм курортларга юлламалар бирү, фатир алулар бушлай дип билгеләп үттеләр. Алар ассызыклаганча, әйе, хәзерге вакыта күп кенә райондашларыбыз өчен 7 ноябрь бәйрәме, элеккечә яшьлектәге идеалларга һәм киләчәктәге хыялларга бәйле бәйрәм булып кала бирә. Ахырдан ветераннар хорының әгъзалары Ленин турында җыр җырлап аны тагы бер кат искә алдылар.
    Октябрь революциясе бәйрәмен һәм В.И.Ленинны искә алырга килгән ветераннар  В.И.Ленин һәйкәленә чәчәк салдылар.   
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: