Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә студентларның яраткан бәйрәмен үткәрделәр

    26 гыйнварь көнне районыбызның "Веста" яшьләр үзәгендә шәһәребезнең урта уку йортлары студентлары җыйналды. Алар Россия күләмендә зур бәйрәм-"Татьяна көне"-икенче төрле итеп әйткәндә "Студентлар көне"н билгеләп үттеләр."Веста" яшьләр үзәге хезмәткәрләре студентлар өчен төрле күңел ачу, уеннар һәм биремнәр әзерләгәннәр. Шулай ук бу бәйрәмгә һәр уку йорты үз презентациясен хәзерләгән. Студентлар тулай...

    26 гыйнварь көнне районыбызның "Веста" яшьләр үзәгендә шәһәребезнең урта уку йортлары студентлары җыйналды. Алар Россия күләмендә зур бәйрәм-"Татьяна көне"-икенче төрле итеп әйткәндә "Студентлар көне"н билгеләп үттеләр."Веста" яшьләр үзәге хезмәткәрләре студентлар өчен төрле күңел ачу, уеннар һәм биремнәр әзерләгәннәр. Шулай ук бу бәйрәмгә һәр уку йорты үз презентациясен хәзерләгән. Студентлар тулай торакка урнашу, әбәд ашау, мәхәббәттә аңлашу, бауга шырпы тезү һәм башка бик күп төрле театральләшкән конкурсларда катнаштылар.

    Студентлар бу бәйрәмдә җырладылар, биеделәр,күңел ачтылар."Веста" яшьләр үзәге хезмәткәрләре махсус киемнәр киенеп бәйрәмгә килүчеләр өчен тамаша әзерләгәннәр. Бәйрәм азагында төрле конкурсларда катнашкан уку йортлары командаларына урыннар билгеләнде. Киеренке көрәштә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте 34 балл җыеп беренче урынны яулады. Ә 30 балл җыеп Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы һәм Минзәлә медицина училищесы икенче урынга лаек булдылар. Җиңүче командаларга махсус призлар тапшырылды.

    Бу студентлар бәйрәме һәр уку йортында белем алучы студентларда зур тәэсир калдырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: