Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә тавыш бирү законда каралган тәртиптә бара

    Минзәлә районындагы сайлау участокларында Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү җайлы гына,гадәти ритмда башланып китте.

    (Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ"). Коронавирустан саклану буенча барлык саклану чаралары күрелгән.
    Аида Биктимерова,Территориаль сайлау комиссиясе секретаре:
    -Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүдә закон бозуларга юл куелмасын өчен районда дистәдән артык партия, җәмәгать оешмалары вәкилләре үзләренең күзәтүчеләрен җибәрделәр. Һәр участокта хокук саклау органнары вәкилләре кизү тора. Беренче көн нәтиҗәләреннән күренгәнчә, райондашларыбыз сайлау участокларына актив киләләр. Кичке якта, эштән соң керүчеләр күбрәк. Участокка килгән һәркемнең маска, перчатка белән килүе бик әйбәт.
    Чыннан да, яңартылачак Конституциябездә гражданнарның саләмәтлеген кайгыртуга зур урын бирелә.
    Якташларыбыз, сайлау участокларына Безнең ил, безнең Конституция, безнең теләк, дигән сүзләрнең мәгънәсенә тирән төшенеп киләләр.

    Район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен үз тавышын үзе яшәгән авылдагы сайлау участогында бирде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: