Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә "валенкобол" уйнадылар

    Минзәлә шәһәрендә гадәти булмаган чара үтте, итекләр киеп мини футбол уйнадылар. Әлеге чара Җиңү паркында үткәрелде. Уенда балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә катнашты. Кышкы матур көнне кем ничек үткәрә. Иртәдән бирле әлеге шәһәр паркында җанлылык, кемдер чаңгыда йөри, кемдер балалар мәйданчыгында уйный. Ә менә бер төркем бала-чага һәм аларның...

    Минзәлә шәһәрендә гадәти булмаган чара үтте, итекләр киеп мини футбол уйнадылар.

    Әлеге чара Җиңү паркында үткәрелде. Уенда балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә катнашты.



    Кышкы матур көнне кем ничек үткәрә. Иртәдән бирле әлеге шәһәр паркында җанлылык, кемдер чаңгыда йөри, кемдер балалар мәйданчыгында уйный. Ә менә бер төркем бала-чага һәм аларның әти-әниләре футбол мәйданчыгында. Аякларында итекләр. Ике төркемгә бүленделәр:берсендә балалар, икенчесендә әти-әниләр. Көн матур, һәркемнең күңеле күтәренке. Футбол тубы артыннан чапканда егылып та китүчеләр бар.

    Әмма куркыныч түгел. Аяк астында йомшак кар бит. Шулай туп артыннан чаба торгач, вакыт үткәне дә сизелми калган. Уен тәмам, нәтиҗә куанычлы:дуслык командасы җиңде.Уенда катнашучыларга соңыннан татлы призлар өләшенде.
    Ирина Михайлова, "Веста" күппрофильле яшьләр үзәге директоры:
    -Әлеге уен балалар өчен дә, әти-әниләр өчен дә. Һәркем аякларына итек кия дә, футбол уйный. Бу уен ачык һавада, шуңа күрә сәламәтлек өчен дә файдалы. Каникул чоры кызыклы, файдалы үтсен дип оештырдык әлеге уенны. Уенда катнашучыларның күңелләре күтәренке, һәркемгә дә ошады әлеге уен.
    Булат Сизов, 11 яшь:
    -Мин әлеге паркны яратам, биредә уен мәйданчыклары бар, футбол уйнарга була. Бүген бирегә әнием Альфинур белән килдек. Футбол типтем, әнием дә безнең белән футбол уйнады. Бик ошады уен.
    Илья Новиков, 9 яшь:
    -Әлеге паркта еш булам. Бүген әнием Альбина белән һәм сеңлем Злата, энем Евгений белән килдек. Бергәләшеп футбол уйнадык, сеңлебез уен мәйданчыгында рәхәтләнеп атынгычта атынды.каникуллар чорында тагын уйнарга киләбез бирегә, монда нык ошый безгә.
    Никита Баранов, 10 яшь:
    -Мин бирегә Катя апа белән килдем. Ул Минзәләгә кунакка Ижевсктан кайткан иде. Ул да безнең уйнаганны карап торды да, кызыгып китеп үзе дә футбол уйнарга кереште. Бүген нык рәхәт булды,күңелле ял иттек.
    Егор Никитин, 9 яшь:
    -Мин бүгенге футбол уенында капкада тордым. Шундый кызык булды. Бик тырышым уйнадым, тупны кертмәс өчен бик тырыштым.
    Кышкы салкында итек кисәң, җылы да, уңайлы да. Әле ул футбол уйнарга да бик җиңел, җайлы аяк киеме икән, дип елмайдылар уенда катнашучылар.

    Безнең өстәмә

    Бу гына түгел әле, әлеге чараны ТНВ телевидениесенә дә төшерделәр. Аны бүген, 18.30 сәгатьтә, күрсәтәчәкләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: