Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдә ветераннарга бүләкләр тапшыру башланды

    Минзәлә районы ветераннары Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан Татарстан Президентының махсус бүләкләрен ала башлады.

    Районда барлыгы 142 кешегә Президент бүләге кайтты. Алар Ватан сугышында катнашучыларга, сугышта катнашучыларның тол хатыннарына тапшырыла. Беренче шундый бүләкләрне ветераннар район башкарма комитеты җитәкчесенен социаль мәсьэлэлэр буенча урынбасары Нэля Бикеева кулыннан алды. 
    - Исән булып, бүгенге тормышның рәхәтен күреп, кадер-хөрмәттә яшәгез әле. Бөтен районыбызда сез – сугышта катнашкан ветераннарыбыз бары 23 кеше калдыгыз. Илебез иминлеге өчен куйган тырышлыгыгыз өчен бик зур рәхмәтле сезнең алда, - дип мөрәҗәгать итте ветераннарга Нэля Габдулловна.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: