Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдәге Муса Җәлил исемендәге паркны реконструкцияләүнең икенче этабы 45 млн сумга төшәчәк

    Бүген ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман командасыннан яшь архитекторлар Минзәлә шәһәре җәмәгатьчелеге һәм җитәкчелеге белән очраштылар, түгәрәк өстәл артында сүз Муса Җәлил исемендәге паркны реконструкцияләүнең икенче этабы турында барды.

    Башкалабыздан килгән архитекторлар узган ел беренче этапта башкарылган эшләрне әйтеп уздылар һәм быел башкарылачак эшләр белән таныштырдылар.

    Беренче чиратта паркта фонтан ясау күздә тотыла.

    –Әлеге фонтан шәһәрлеләрне паркка тартып торучы төп объектларның берсе булыр дип күздә тотыла. Ул аеруча балаларны җәлеп итәчәк, чөнки ул бик матур, төрле төсләргә керә торган фонтан булчак. Ул коры фонтан булачак, диеп архитекторлар аның эскизлары белән таныштырдылар. Мондый фонтанны узган ел Түбән Кама шәһәрендә ясаганнар.

    Быел шулай ук буа ясау планлаштырыла. Күргәзмә стендлары урнаштырылачак. Ул ике өлештән булачак, ә бер өлеше М.Җәлилгә багышлана. Шулай ук парк арт-объектлар белән тулыландырылачак. Ленин һәйкәле янәшәсендә Мактау тактасы планлаштырылуы хакында әйтелде.

    Паркта икенче этапта планлаштырылган барлык төзекләндерү эшләренең суммасы 45,1 млн сум булыр дип көтелә. Моның өчен республика бюджетынннан 14 млн сум средстволар бүлеп биреләчәк. Ә калган өлешенә өстәмә акчалар табасы була, диелде очрашуда.

    Очрашу барышында минзәләлеләрнең фикерләре, тәкъдимнәре тыңланды. Паркны реконструкцияләгәндә шушы фикерләр, өстәмәләр истә тотылачак, диелде очрашуда.

     

    Шәһәребезнең үзәк паркын –М.Җәлил исемендәге паркны төзекләндерү буенча фикерләрегез булса, комментарийлар языгыз, хөрмәтле минзәләлеләр

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: