Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләдән “Россиядә эш» порталы аша 164 кеше мөрәҗәгать иткән

    Шул ук вакытта Минзәлә районында 15 предприятие буенча 71 актуаль вакансия бар.

    (Минзәлә, 18 май, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина)

    Яңа короновирус инфекциясе таралуга бәйле ситуация шартларында район икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча расланган чаралар планы арасында эшсезлек торышы да контрольдә тотыла.

    Айгөл Гатина, Минзәлә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:

    –Бүгенге көндә район эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы эшсезләр саны 217 кеше, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 1,59 процент тәшкил итә. Агымдагы елның 1 апреленә ул 0,59 процент, учетта торучы эшсезлар 80 кеше иде. 9 апрельдән алып бүгенге көнгә кадәр «Россиядә эш» порталы аша 164 кеше мөрәҗәгать иткән. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 43 проценты – бюджет секторы оешмаларына туры килә, барысы да үз теләкләре белән эштән киткәннәр;  57 проценты – озак (1 елдан артык) эшләми торганнан соң хезмәт эшчәнлеген яңартырга омтылучы гражданнар.

    Эшсезлек буенча учетка басучыларның 37 проценты (61 кеше) - элек районнан читтә (Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама) эшләүче кешеләр. Бүгенге көндә районның 15 предприятиесе буенча 71 актуаль вакансия бар. Эшсезлек буенча учетта торучы гражданнарны вакансияләр банкы белән чагыштыру үткәрелә.

    Җәмәгать эшләренә 15 кеше җибәрелде, тагын 45 кешегә лимит бар, аларга «Чиста шәһәр» МУП һәм «Идарәче компания» ҖЧҖдән заявкалар керде.

    Агымдагы елның 14 маена булган мәгълүматларга караганда, коронавирус таралуга каршы режим кертелү аркасында оешмалары ликвидацияләнү сәбәпле эшче-хезмәткәрләрен эштән азат итү, яки эшчеләрнең штаты кыскару, шулай ук эшчеләрне тулы булмаган эш белән тәэмин итү очраклары турында мәгълүмат биргән предприятие һәм оешмалар булмады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: