Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләлеләр бер гаиләдәй дус, тату яшиләр

    Халыклар бердәмлеге көненә багышлап үткәрелгән бәйрәм чарасы – этник фестиваль халкыбызның бер гаиләдәй дус һәм тату яшәвен янә бер тапкыр дәлилләде.

    Бәйрәм чарасы С.Өметбаев исемендәге дәүләт драма театрында булды. Театр фойесында ук районыбызда яшәүче халыкларның дуслыгы чагылдырылган иде: милли киемнәр кигән балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр берничә милли телдә кунакларны каравай һәм чәк-чәк белән каршы алдылар.

    Бәйрәм чарасы театр сәхнәсендә дәвам итте. Ул райондагы җирле милли-мәдәни общиналар чыгышы һәм “Мин яратам сине, Татарстан” җыры белән башланып китте. Күңелле җырлар һәм дәртле биюләр белән үрелеп барды.

    Әйе, һәрвакытта да халык бердәмлеге безнең ил өчен төп милли идея булган һәм ул шулай булачак та. Бу безнең үткәнебезне, бүгенгебезне һәм киләчәгебезне бәйләүче тарихи нигез.

    Бәйрәм белән котлау өчен сүз район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиевкә бирелде. Ул болай диде:

    –Халыклар бердәмлеге көне –безнең тарихыбызда иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе.

    Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен халкыбызның бердәмлек символын чагылдыра. Районыбызда төрле милләт һәм дин вәкилләре яши. Нәкъ менә бер-беребезгә карата толерантлык һәм ихлас дуслык безгә үсешкә ирешергә, киләчәккә планнар төзергә мөмкинлек бирә. Этник, мәдәни үзенчәлекнең төрлелеген саклау безнең барыбыз өчен дә үзара ышаныч, татулык һәм туганлык традицияләре буларак та бик мөһим. Һәммәбезгә  тотрыклылык, иртәгәсе көнгә ышаныч, актив озын гомер, тынычлык һәм игелек телим. Йортларыгызда иминлек булсын, ә йөрәкләребез районыбыз һәм тулаем Ватаныбыз өчен горурлык белән тулсын.

    Минзәләлеләр өчен бәйрәм чарасы шуның белән истәлекле булды: Халыклар бердәмлеге көне алдыннан ТР халыклар Дуслыгы Йортының Минзәлә районындагы вәкиллегенә автобус бүләк итеп бирелде.

    Әйе, районыбызда төрле милләт кешеләре яши, аларның үз гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре. Әмма алар ничек кенә төрле булмасын, һәрберсе тынычлык, игелек, дуслык һәм иминлек тели. Бәйрәмгә чакырылган кунаклардан районның Казан-Богородица чиркәве настоятеле, рухани Евгений Лазарев һәм районыбызның имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыков үзләренең чыгышларында шушы хакта сөйләделәр.

    Дөрестән дә, бердәм булсак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без – көчле халык... Бәйрәмдә шушы фикер чагылыш тапты.

    ВИДЕО

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: