Минзәлә
  • Рус Тат
  • Күпләп сыер асраучы минзәләлеләр күбрәк акча алачак

    Быелгы үзенчәлек, акча сыер тотучының банктагы счетына күчереләчәк.

     Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сөт сатып алу бәяләренең кимүе уңаеннан сөт җитештерүчеләргә ярдәм күрсәтергә булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  савым сыерлары һәм кәҗәләре булган шәхси хуҗалыкларга бер мәртәбә субсидия бирү турында карар кабул иткән иде. Узган елларда субсидияне ел азагында һәр савым сыерына өч мең сум күләмендә бирәләр иде. Быел башкачарак бирә башладылар. Бер сыер асраучыларга субсидия күләме-2 мең сум, ике сыер тотучыларга -3 әр мең, өч һәм аннан да күбрәк савым сыерлары асраучыларга һәр сыерга 4 мең сум күләмендә субсидия биреләчәк.  Сыерларга субсидия өләшенеп беткәннән соң   һәр савым кәҗәсенә бер мең сум күләмендә субсидия бирү каралган.

    Субсидия шәхси хуҗалыклардагы савым сыерларының баш санын саклап калу һәм арттыру өчен бирелә. Савым сыерлары җирлекнең электрон хуҗалык кенәгәсенә кертелгән булырга тиеш. Моның өчен савым сыерларын 2018 елның 31 декабренә чаклы тотарга кирәк, суярга ярамый һәм аларның сөте сатылырга тиеш. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына 2432 баш савым сыеры бар дип белешмә җибәрелгән. Өлгер авыл җирлекләрендә субсидияләрне ала да башладылар.

     

    ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: