Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләлеләр коронавирустан ничек саклана?

    Төп киңәш – шәхси гигиена таләпләрен үтәү һәм паникага бирелмәү, диләр сораштыруда катнашучылар.

    Соңгы арада күпләребезне хафага салган коронавирус чире таралу куркынычы белән шәһәрдәшләребез ничек көрәшә?

     

    Дарья Липина:

    - Коронавирус дип, тормышка әллә нинди зур үзгәрешләр кермәде. Балалар булгач, барыбер өйне дә еш җилләтәсең, кулларны да гел юып торасың инде. Продуктлар, маскалар күпләп сатып алмыйбыз, паникага бирелмибез.

    Олег Ситдыйков:

    - Урамга чыкканда медицина битлекләре киябез, яшәү урыныбызны да, эш урыныбызны да җыештырып, дезинфекцияләп торабыз. Үзем төрле витаминнар, шулай ук мазьләр кулланам. Өлкәннәргә күбесенчә өйдә утырырга, үз-үзләрен сакларга киңәш итәр идем. Яшьләр дә өлкән туганнарына карата игътибарлы булсыннар. Гомумән, һәркем үз сәламәтлеген кайгыртсын.

    Гөлназ Илдарханова:

    - Кулларны микробларга каршы раствор белән юабыз, бүлмәләрне ешрак җилләтәбез. Дымлы җыештыру үткәрәбез. Карантин дип, капчыклап карабодайлар алмадык, шул кирәк-яракны сатып алабыз. Интернетта таратылучы әллә нинди ялган хәбәрләргә ышанмыйбыз.

    Зилә Галимова:

    - Минем иммунитет әйбәт. Улым да, мин дә 5 еллап грипп белән чирләгән юк. Сарымсак, суганны ашауда күрәм файдасын. Ә алай, коронавирус дип, паникага бирелеп ятмыйм. Тик әгәр дә берәрсе үзендә коронавирус авыруы бар, дип шикләнә икән, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итү һәм карантин режимына күчү ягын карасын.

    Редакциядән

     Табиблар белән элемтәгә керү өчен “кайнар линия” телефоны - 8 (800-22) 2-59-00.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: