Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләлеләрнең көнлек савымы 42 тоннага якынлашты

    Минзәлә районы терлекчеләре узган елның декабрь аена караганда гыйнварь аенда сөт җитештерүне 4,2 тоннага арттырган булсалар, февраль аеның 8 көнендә сөт җитештерүне 1,8 тоннага арттырдылар. Район буенча 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә исәпләгәндә 43 килограмм сөт җитештерелә. Район буенча бер сыерга уртача савым 9,1 килограмм. Иң күп савым "Калморза" хуҗалыгында,...

    Минзәлә районы терлекчеләре узган елның декабрь аена караганда гыйнварь аенда сөт җитештерүне 4,2 тоннага арттырган булсалар, февраль аеның 8 көнендә сөт җитештерүне 1,8 тоннага арттырдылар.

    Район буенча 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә исәпләгәндә 43 килограмм сөт җитештерелә. Район буенча бер сыерга уртача савым 9,1 килограмм. Иң күп савым "Калморза" хуҗалыгында, анда бер сыерга исәпләгәндә уртача 20,5 килограмм сөт савыла. Шулай ук "Заиковский"ҖЧҖдә дә бер сыерга уртача савым 14,3 килограмм тәшкил итә. Иң түбән савым "Органик групп-Чулман"ҖЧҖнең Гөлек фермасында, биредә һәр сыердан нибары 2,8 килограмм гына сөт савып алалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: