Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәләнең 3 нче урта мәктәбендә "Этнографик диктант" яздылар

    Алдагы еллардагы кебек үк, быел да Минзәлә шәһәренең 3 нче урта мәктәбе "Зур этнографик диктант" язу урыны итеп билгеләнде.

    Илебездә яшәүче халыклар, аларның тарихы, гореф-гадәтләре хакында белемнәрне тикшерергә мөмкинлек тудыручы әлеге уникаль акция быел илебездә 4 нче тапкыр үткәрелә. Әлеге диктантны илебезнең барлык төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдәге махсус площадкаларда язырга була. Якынча 60 лап райондашыбыз да үзләрен сынап карар өчен 3 нче урта мәктәбенә җыелдылар. Барлыгы 30 сорау - 20 сы гомуми, 10 сы региональ чишәргә кирәк иде. Диктантны чишәргә барлыгы 45 минут вакыт бирелде.

    Ниндирәк биремнәр чишәргә туры килде, катлаулы идеме алар, катнашучылар әлеге акцияне үткәрүнең нинди әһәмиятен күрәләр - бу хакта "Минзәлә" газетасының алдагы саннарында үзе дә әлеге диктантны чишеп караган шушы юлларның авторы үзенең тәэсирләре белән уртаклашачак. 

    Безнең өстәмә

    «Зур этнографик диктант» ны оештыручылар-Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык һәм Удмурт Республикасы Милли сәясәт министрлыгы. Диктантның партнеры-Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык (Россотрудничество).
    Татарстан Республикасында диктантны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра.

    Төрле сәбәпләр аркасында региональ площадкаларга килеп диктант язалмаган кешеләр 1-4 ноябрьдә Зур этнографик диктантның рәсми сайты www.miretno.ru да онлайн тест аша үз белемнәрен тикшереп карый алачаклар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: