Минзәлә
  • Рус Тат
  • Җәмәктә мари казлары яши

    Җәмәк авылыннан Ганиевлар гаиләсе 700 каз тота.

    (Минзәлә, 24 июль, “Минзәлә-информ", Чулпан Шафикова). Рәмзия һәм Хәлим Ганиевлар казларны үрчетү буенча шәхси ярдәмче хуҗалык алып баралар.

    Гаилә башлыгы Хәлим Ганиев сүзенә караганда, алар казларны инде 15 елдан артык үрчетәләр, ел саен кошларны күбрәк сатып алалар. Эш күп, әмма каз итенә, бигрәк тә какланганына, сорау зур.
    «Быел алган кошларны мари казлары дип атыйм, чөнки аларны Марий Элдан алып кайттык, һәм алар бик дустанә: кешеләрдән курыкмыйлар, якын киләләр һәм хәтта кулга да тоттыралар.»

    Район газетасының киләсе саннарында сез шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчеләре белән тулы интервьюны укый аласыз. Без каз үрчетү эшенең барлык нечкәлекләрен һәм катлаулылыкларын белдек, аларны үстерү һәм кошларны үрчетү турында күп мәгълүмат җыйдык. Шулай ук социаль челтәрләрдә һәм "Минзәлә-информ" YouTube-каналында видео-интервьюларны да карарга мөмкин булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: