Минзәлә
  • Рус Тат
  • Мәлкәндәге Тюкменевлар нәселе, сез кайда?

    Социаль челтәрләрдә Псков өлкәсендәге эзтабарлар отряды командирының Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылыннан 1941 елда Бөек Ватан сугышына чакырылган, хәбәрсез югалган Николай Васильевич Тюкменевның туганнарын эзләүләре турында язылган иде. "Минзәлә"мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә эшләүче журналистлар да моңа битараф калмадылар, әлеге сугышчының туганнарын эзләү эшенә керештеләр. Эзләү барышында Яңа Мәлкән авыл җирлегендәге ветераннар Советы...

    Социаль челтәрләрдә Псков өлкәсендәге эзтабарлар отряды командирының Минзәлә районының Яңа Мәлкән авылыннан 1941 елда Бөек Ватан сугышына чакырылган, хәбәрсез югалган Николай Васильевич Тюкменевның туганнарын эзләүләре турында язылган иде.

    "Минзәлә"мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә эшләүче журналистлар да моңа битараф калмадылар, әлеге сугышчының туганнарын эзләү эшенә керештеләр.

    Эзләү барышында Яңа Мәлкән авыл җирлегендәге ветераннар Советы рәисе Алсу Хазипова белән хәбәрләштек. Ул болай диде:

    -Узган ел безнең җирлектә Бөек Ватан сугышында катнашучылар, һәлак булучылар истәлегенә мемориаль комплекс ачылды. Аны ачуда Борис Архипов башлап йөрде һәм зур көч куйды. Тюкменевлар буенча да мәгълүматлар белмиме икән, шуңа шалтыратып карагыз.

    Хәзер Түбән Камада яшәүче якташыбыз Борис Архипов безгә мондый хәбәр ирештерде:

    -Минем белүемчә, Николай Васильевич Түбән Камада яшәгән Степан Николаевичның бабасы түгел микән. Кызганычка каршы, Степан Николаевич узган ел вафат булган. Ләкин аның улы белән элемтәгә керергә була, диде ул.

    Борис Архипов үзе белән бу сорау буенча элемтәгә керергә теләүчеләр өчен телефон номерын да калдырды: 89093135895

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: