Минзәлә
  • Рус Тат
  • Мәскәүдә сынатмады театр

    Октябрь ае С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы өчен вакыйгаларга бай булды.Махачкаладан ук әйләнеп кайткан труппа янә зур юлга чыкты. Алда – Мәскәү!

        «Москонцерт холл» бинасында ике көнлек гастрольләр барышында М.Кәримнең “Кыз урлау” музыкаль комедиясе һәм Х.Җәвиднең “Иблис” трагедиясе күрсәтелде.

         “Кыз урлау” спектакле алдыннан сәхнәдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин исеменнән вәкилнең урынбасары Эмиль Фәйзуллин чыгыш ясады,  Минзәлә театры директоры Роберт Шәймәрдановка Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды .”С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры башкалага һәр килүдә югары профессиональ дәрәҗәдә куелган берсеннән- берсе кызыклы, эчтәлекле һәм милли моңнар белән сугарылган спектакльләр алып килә. Театрыгыз зур үрләр яуласын, алга таба да телебезне һәм милли театрны үстерүгә хезмәт итсен”, диелгән Рәхмәт хатында.

      Башкортостан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Евгений Кравцов котлау сүзе белән чыгыш ясап театр коллективына Мактау Грамотасы һәм Башкортостан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировтан чәчәк кәрзине тапшырды.

      Гастрольләрнең икенче көнендә Хөсәен Җәвиднең “Иблис” трагедиясе алдыннан Әзербайҗан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкиллегенең мәдәният буенча атташесы Нигяр Ахундова шулкадәр тирән хөрмәт белән әзербәйҗан классигы , әсәрнең авторы Хөсәен Җәвиднең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Минзәлә театрына Әзербайҗан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы Вәкаләтле Вәкиле Полад Бюльбюль оглыдан, шулай ук, чәчәк кәрзине бүләк итте.

       Мәскәү тамашачысы фикерен спектакльне карау белән белдерә: һәркем итагатъле, төпле итеп үзенең мөнәсәбәтен аңлатып бирә. Фикерләр төрлечә, социаль челтәрләрдә язучылар да күп булды, күбесенчә уңай,яхшы теләкләр.

                                                    Нурсибә Адиева,                                     театрның әдәби бүлеге мөдире

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: