Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Муендагы балакайлар

Нигә безнең балакайларга безнең акчага спектакль күрсәтәләр? Нигә укытучылар балакайларыбызны мәҗбүриләп тематик фильм карарга алып баралар?

Бу сүзләрне заманында үзләре "балакай" булган хатын-кызлар үз балакайларын кызганып язалар.
Шул ук гаиләдә үскән балалар парк җыештыруда эшлисе килмәгәч, әни-сенә шалтырата. Ә анысы - прокуратурага. Бала хокукы бозыла бит! Бу көннәрдә балага әти-әнисе өстеннән (телевизор карап торучылар бәлки ишеткәндер, күргәндер, Финляндиядә киреләнгән баланы әтисе чәбәкләгән, тегесе укытучыга барып зарланган... Нәтиҗәдә, баланы опека органнары гаиләдән тартып алганнар) шикаять язу мөмкинлеге бирү хакында закон проекты карала. Россиядәге яшәү рәвешен демократияләштерәбез дип юристлыкка укыган исәп-сез-хисапсыз кешеләр үзләренә тагын эш урыннары әзерлиләр. Чөнки бала гаризасын тикшерергә, баланы һәм гаиләне якларга кирәк булачак бит! Сүз дә юк, кайбер гаиләләрдә балаларны җәберлиләрдер дә?! Әмма гаиләдә баланы язылмаган әхлак законнары (олыларны хөрмәтләү, әти-әни сүзеннән чыкмау, иптәшләре белән дусларча аралашу, урлашмау, тәмәке тартмау, спиртлы эчемлекләр эчмәү һәм башкалар) нигезендә билгеле бер кысаларда тәрбияләмәсәң, мәктәп кенә бу вазифаны үти алмый. Ныклы дисциплинага һәм конкрет максатка юнәлдерелгән балалар һәм яшүсмерләр оешмалары булмагач бигрәк тә.
Өстәвенә телевидениенең җәмгыятьне эчтән таркату, (черетү дисәм катырак булыр) буенча чит илләрнең яшәү рәвешенә өйрәтү юнәлешендәге коткы таратуын һаман танымыйлар. Власть аларны җиңә алмыймы? Әллә кемгәдер шулай кирәкме... Менә шулай итә-итә, икенче буын "балакайлар" үсеп җитте. Артта тагын бер буынның үрентеләре үсеп килә.
Бала гаиләдә үсә икән, өйдә, йортта үз артыннан җыештырырга, хуҗалыкта ярдәм итәргә булышып үссен. Әтисез үскән, балам башкалардан ким булып үсмәсен дип көне-төне эшләгән әнисенең карарга вакыты булмаган 18-30 яшьлек "балакайлар" күбесе эшләмәс өчен бөтен сәбәпне табып әбиләренең, бабайларының пенсиясен имеп яталар хәзер.
Экономиканы сүз белән шулкадәр болгаттылар (шуларның берсе - уртача хезмәт хакы турындагы ялган) ки, хәзер эшкә кергәндә дә яшьләр үзләрен бик югары бәялиләр. Бу эшләмәс өчен куелган таләп кенә. Чөнки белемле булудан һөнәрле булуга күчү этабы 3-5 елга сузыла... Бу хакыйкатьне әти-әниләр аңламаса муендагы балакайлар саны арта гына барачак! Эшләргә теләмәгән буын җәмгыятьне алга алып бара алырмы соң?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X