Минзәлә
  • Рус Тат
  • Мул тормышта яшәвебезгә сөенәм

    Мин үзем дә автомәктәп бинасында урнашкан үзебезнең сайлау участогына барып Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш биреп кайттым.

    (Минзәлә, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина)

    Бинага керү өлешендә  сайлаучылар өчен кирәкле мәгълүматлар урнаштырылган.  Шунда ук РФ Конституциясенә төзәтмәләр белән дә танышырга мөмкин. Участокта хокук саклау органы вәкилләре тәртип саклый.  Бүген Россия ЭЭМнең Минзәлә районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Расим Гилязиев  кизү тора.

    Ландыш Исакаева, “Социалистическая” сайлау комиссиясе рәисе:

    – 1974 нче санлы сайлау участогында тавыш бирү тыныч шартларда уза, хокук бозулар юк. Бинадан тыш тавыш бирү оештырылган.  Тиешле санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлә. Тавыш бирергә килүчеләр өчен антибактериаль ковриклар җәелгән, бина эче  дезинфекцияләп торыла, моннан тыш һәркөнне сайлау участогын ветеринария берләшмәсеннән килеп тә дезинфекция ясыйлар.

    Санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлә: һәр килүченең тән температурасын үлчиләр, битлек, перчаткалар, авторучка бирәләр, антисептик средстволар куелган. Махсус кызыл линияләр сызылган, алар башкалар белән контактка кермәүне тәэмин итә, санитар дистанция саклана.

    Участокта төрле партия, җәмәгать оешмаларыннан күзәтүчеләр Гүзәлия Маннанова, Альбина Сахипгәрәева, Екатерина Лебедева, Елена Пономарева үз вазифаларын башкаралар:  тавыш бирүне күзәтеп торалар.

    Мин үзем һәр сайлауда актив катнашам, чөнки ул безнең граҗданлык бурычыбыз. Сайлау участогына мул тормышта яшәвебезгә сөенә-сөенә барам. Россия Федерациясенең төп документына кертеләчәк үзгәрешләр илебезнең бөтенлеген, тотрыклылыгын тагын да ныгытсын. Мин үзем бигрәк тә төзәтмәләр исемлегендә пенсияләрне мәҗбүри индексацияләү турында нигезләмә кертелүенә игътибар иттем. Конституциягә кертелгән төзәтмәләр белән безнең тормыш шартлары тагын да яхшырсын дигән өметтә калам.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: