Минзәлә
  • Рус Тат
  • Наратлы Кичү җирлеге халкының эшләре яхшы бара

    Наратлы Кичү авыл җирлегендә 2017елга нәтиҗә ясау һәм агымдагы елга бурычлар билгеләү буенча җыен булып үтте. Наратлы Кичү авыл җирлеге башлыгы Фәррәхетдин Мингазов хисабыннан башланды. Ул авылдашларын узган хуҗалык елында башкарылган эшләр белән таныштырды, 2018елда үтисе чараларга тукталды. Район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев район күләмендә тормышка ашырылган эшләрне билгеләп үтте,...

    Наратлы Кичү авыл җирлегендә 2017елга нәтиҗә ясау һәм агымдагы елга бурычлар билгеләү буенча җыен булып үтте.

    Наратлы Кичү авыл җирлеге башлыгы Фәррәхетдин Мингазов хисабыннан башланды. Ул авылдашларын узган хуҗалык елында башкарылган эшләр белән таныштырды, 2018елда үтисе чараларга тукталды. Район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев район күләмендә тормышка ашырылган эшләрне билгеләп үтте, шушы җирлектә яшәүче халыкка шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек, кош-корт санын арттырырга тәкъдим итте. Ул шулай ук бу җирлек халкының республика буенча алдынгы урыннарда баруын да билгеләп үтте.

    Әйе, ясалган барлык чыгышлардан соң, Наратлы Кичү авылы халкының чыннан да булганына шөкер итеп яшәүләренә тагын бер кат инанасың, моның шулай икәнлеген Рөстәм Әхматханов башка район авылларына барып күреп кайтырга кирәклегендә дәлилләде. Чөнки вак-төяк сораулардан кала халыктан җитәкчеләргә карата бер генә проблемалы сорау яңгырамады. Биргән сораулар урында ук хәл ителде.

    Район башлыгы урынбасры Камил Нәҗмиев узган елда район масштабында тормышка ашкан чаралар турында сөйләде, халыкны агымдагы елга билгеләнгән эшләр планы белән таныштырды. Җирлектә эшләп килгән "Агрокөч" төркеменә "Мензелинские зори" агрофирмасының Калинин хуҗалыгы идарәчесе Илдар Акберов 2017 елда агроколлектив башкарган хезмәттән канәгать калуын белдерде. Хуҗалыкта һәр гектардан уртача 28,5 центнер уңыш алынган, пай җирләре өчен исәп-хисап ясалган һәм алдагы елда ашлык алмаган пайчыларга акчалата бирүдә карала дип билгеләп үтте. Полициянең участок уполномоченные Ленар Гарипов халыкны закон бозмыйча, тирә-юньдәге вәзгыятькә игътибарлы һәм сак булырга, матур итеп яшәргә чакырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: