Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Николаевка фермасында өмәләр ясап хезмәтне җиңеләйтергә тырышалар

-Яхшы үрчем алу, көр бозаулар үстерү белән беррәттән, фермада эшләүчеләр хезмәтен җиңеләйтү, яңалыкларны кертә барып, малларны ашату һәм карау технологияләрен камилләштерү эшен дәвам итәргә, - дип терлекчелектәге бурычларны билгеләп үтте район башлыгы Айдар Салахов. Николаевка фермасында сөт җитештерүне арттыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Фермада маллар ишле: мөгезле эре терлекләрнең...

-Яхшы үрчем алу, көр бозаулар үстерү белән беррәттән, фермада эшләүчеләр хезмәтен җиңеләйтү, яңалыкларны кертә барып, малларны ашату һәм карау технологияләрен камилләштерү эшен дәвам итәргә, - дип терлекчелектәге бурычларны билгеләп үтте район башлыгы Айдар Салахов.

Николаевка фермасында сөт җитештерүне арттыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Фермада маллар ишле: мөгезле эре терлекләрнең саны 1250 баш, шуның 570 башы - савым сыерлары. Агымдагы елның 11 аенда ферма буенча сатылган сөт 1428 тонна тәшкил итә.

-Әле узган ел гына ферма территориясендә саз ерып йөрмәле иде. Ком кайтарып, юлны күтәртеп, аяк астын тигезләп куйдылар, төзекләндерү эшләре башкардылар, - дип биредәге үзгәрешләр белән таныштырды семинарда катнашучыларны район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Юрий Исламов.

Фермада иң беренче күзгә ташланганы - утарлардагы малларга азык өстәлләре ясап куелган. Өсте ябулы әлеге корылма 110 метр озынлыкта, 120 урынга исәпләнгән, буранлы көннәрдә дә ышык, терлек азыгы да әрәм-шәрәм ителми. Хуҗалыкның Рус Каран фермасында хәзер 180 баш бикәч бозау бар, аларның саны 600 башка җиткереләчәк. Тагын бер яңалыкның чагылышы - утардагы маллар өзлексез су белән тәэмин ителгән. Моның өчен торактан килүче суны тен ярдәмендә җылытуны оештырганнар, суык көннәрдә дә проблема булмаячак. Икенче вариант - торакның стенасын тишеп, утардагы малларга улак чыгарып ясалган, аңа өзлексез җылы су килеп тора. Бу ысул тагын да отышлы, чыгымнары да аз, дип искәртеп узды район башлыгы Айдар Салахов.

-Биредә үзгәрешләрне акрынрак алып бардылар, әмма ахыргы нәтиҗәсе көтелгәннән күпкә яхшырак чыккан, - дип кабат-кабат әйтте Айдар Фәслахович.

Биредә маллар өчен утарлар иркен итеп ясалган. Башкаларга сөт җитештерү буенча республикада алдынгылар рәтендә барган кайбычлыларның тәҗрибәсен кулланырга кирәк, аларда утарлар гаять иркен итеп ясалган, маллар көнозыны хәрәкәттә, моцион алалар, диелде семинарда.

Терлекчелек торакларын ремонтлау өмә итеп оештырыла, комбайнчылар да читтә калмаган. Иркәнәш, Иске Матвеевка авыл эшчәннәреннән ике төзүчеләр бригадасы оештырылган. Бер бригада шушы Николаевка фермасында, икенчесе Рус Каранда эшли. Николаевка авыл җирлеге башлыгы Әскать Нуриев хуҗалык җитәкчелеге белән даими элемтәдә тора. Биредәге төзелеш бригадасына укытучылар ярдәмгә килгән. Николаевка урта мәктәбе укытучылары Владимир Липин, Сергей Кузнецов, завхоз Николай Новиков чиратлашып эшләгәннәр. Уртак хезмәт белән, зур чыгымнар түкмичә, крестьяннарча метод - малларга торак һәм ятаклар ясап куйганнар. Корпусларны агарту, төзекләндерүдә дә бюджет хезмәткәрләре булышлык күрсәткән.

Хуҗалыкларда кайбычлыларның тагын бер тәҗрибәсен - "молочное такси" дигән җайланманы кулланышка кертергә кирәклеге әйтелде. Аның ярдәмендә бозауларга кайчан кирәк, шул вакытта җылы сөт биреп чыгарга уңайлы. 100-200 литр сыешлы әлеге җайланма сөтне 38-40 градуска кадәр җылытып тота. Уртача бәясе 60-80 мең сумлык. "Заиковский" хуҗалыгы Ижевскта җитештерелүче мондый җайланмага заказ биргән инде. Райондагы хуҗалыкларга шундый 7-8 җайланмага заказ биреләчәге әйтелде. Айга бер мәртәбә бозауларны контроль үлчәү аша үткәрү, аларга алты компоненттан торган бөртек катнашмасы ашату мәҗбүри шарт итеп куелды.

-Бозау караучылар Татьяна белән Лариса Гулявцеваларга ярдәмгә Елена Батыршина, Екатерина Белова, Любовь Кузьмичева билгеләнде, - дип бозауларны карауга игътибар арттырылуы турында фикерен җиткерде Николаевка авыл җирлеге башлыгы Әскать Нуриев.

сан

Агымдагы елның 11 аенда 100 баш сыерга исәпләгәндә "Николаевка"да - 69, "Калинин"да - 65, "Калморза"да 96 баш бозау алынган. Тәүлеклек үсеш уртача 565 грамм тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев