Минзәлә
  • Рус Тат
  • Нәсимә Шаһиева: Мин, син, алар - без Шуңа көчлебез!

    Бүген сайлау участогында эш башлануга иң беренче булып, хәзер дә популярлыгын югалтмаган, әнә шул җыр яңгырады.

    (Илдус Шаһиев, "Мензеля-информ"). Чыннан да шулай, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүдә катнашу ул - әнә шул көчлелекне тагын да ныгыту. Журналист буларак районыбызның күп участокларында булдым. Алдан тавыш бирү шактый райондашларыбызга ошаган.

    Нәсимә Шаһиева:
    -Бер сайлау компаниясен лә калдырган юк. Конституциягә төзәтмәләрдә хезмәт кешесен яклауга өстенлек бирү миңа аеруча ошады. Коронавирус илнең сәламәтлек өлкәсен нык сынады. Конституциядә дә әлеге өлкәгә игътибар көчәюе ныгытылгач, киләчәктә дә хөкүмәтебез безнең сәламәтлекне ныгытуга игътибарны арттырыр дип өметләник.

    Бүген тавыш бирүнең хәлиткеч-соңгы көне. Шундый ритмга өйрәнгән минзәләлеләр үз учатокларына килә башлады. Чынлап та, киләчәгебезне үзебезнең тавыш белән хәл иткәнне аңлау белән көчле без.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: