Минзәлә
  • Рус Тат
  • Нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен “Минзәлә-информ”нан рәхмәт сүзе

    “Минзәлә”-“Мензеля” газетасын почта аша яздырып укучылардан тыш, аны шәһәр һәм авыллардагы кибетләрдән алып укучылар да шактый.

    “Минзәлә”-“Мензеля”газетасын иң күп сатуга ирешкән коллективлар филиал җитәкчелеге тарафыннан игътибардан читтә калмый, әлбәттә.
    Даими төстә төрле формада район газетасын иң күп сатучы кибет коллективларына рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Болар  2018 елда газетаны сатуда безнең белән аеруча тыгыз хезмәттәшлек итүче “Алан”, “Радуга”, “Агидел”, “Курочка ряба” коллективлары, шулай ук Коноваловкадан “Земфира”, Тупачтан Лилия Миннеханова җиңүчеләр дип табылды. Аларга филиал җитәкчесе, газетаның баш мөхәррире Илдус Шаһиев исеменнән Рәхмәт сүзләре тапшырылды. Безне аңлауларына рәхмәтебезне белдердек, алга таба да эшлекле, дустанә мөнәсәбәтләр дәвам итәр дип ышанабыз. 
    Форсаттан файдаланып, безнең белән хезмәттәшлек итүче коллективларны һәм газетаны укучыларыбызны якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән дә котлыйбыз, тормышыгызда уңышлар, гаиләгездә иминлек, исәнлек-саулык телибез.

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: