Минзәлә
  • Рус Тат
  • Оешмалар шефлык итә, медицина хезмәткәрләре үзләре дә читтә калмый

    Минзәлә район үзәк хастаханәсе территориясен төзекләндерүгә быел шәһәр оешма-предприятиеләре шефлык итә, ә хастаханә коллективы утыртылган чәчәкләрне, куакларны үзләре тәрбияләп торачак.

    (Минзәлә, 4 июнь, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина)

    Коронавируска каршы режим вакытында армый-талмый эшләүче, халык сәламәтлеге сагында торучы районыбызның медицина хезмәткәрләренә без барыбыз да рәхмәтле. Район җитәкчелеге кеше күп йөри торган район үзәк хастаханәсе территориясен төзекләндерергә, биредә уңайлы мохит булдырырга карар кылды.

    Роза Салдаева, шәһәр башлыгы урынбасары:

    –Район үзәк хастаханәсе территориясен төзекләндерү, ягъни чәчәкләр, куаклар утырту, яшелләндерү  шәһәрдәге 11 оешмага беркетелде. Территориянең ландшафт дизайны буенча районның архитектура бүлеге генплан төзеде. Шул таләпләр нигезендә әлеге оешмалар үзләренә беркетелгән мәйданда куаклар, чәчәкләр утыртырга кереште, вазон үләннәре чәчеп куелды. Чәчәк утырту гына түгел, берничә урында эскәмияләр ясап куелачак, газоннар өчен металлны чүкеп ясаган элементлар кулланылачак. Поликлиникага керү өлешендә уң якта “альпийская горка” булачак, сул якта медицина символы –елан уралган чаша ясап, шуңа чәчәкләр утыртылачак.

    – Күмәкләшеп чәчәкләр, куаклар утыртылса, медицина хезмәткәрләре карап-тәрбияләп торуны үзләре дә башкара алалар. Медицина хезмәткәрләре көненә кадәр район үзәк хастаханәсе территориясен дә, урам якны да тәртипкә китерергә кирәк, – дигән теләкләрен җиткерде район башлыгы Айдар Салахов.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: