Минзәлә
  • Рус Тат
  • Өлкәннәрне коронавирус куркынычы каршында ялгыз калдырмабыз

    Минзәлә районында ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү өчен волонтерлар төркеме булдырылды.

    Без бар кешене да тирә-юньдәгеләргә карата игътибарлы булырга чакырабыз. Әгәр сезнең янәшәгездә азык-төлек, дарулар китерүдә, коммуналь хезмәтләргә түләүдә ярдәм кирәк булган өлкән кешеләр булса, аларга шундый хезмәт барлыгын хәбәр итегез, яки 3-14-52, 3-12-43 телефоннары аша эш көннәрендә 8.00 дән башлап 17.00 сәгатькә кадәр үзегез шалтыратыгыз,  .

    Без барлык кешеләрне, бигрәк тә өлкәннәрне мөмкин кадәр булганча, үз-үзеңне изоляцияләү режимына күчү ягын карап, куркынычсызлык һәм гигиена чараларын үтәргә чакырабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: