Минзәлә
  • Рус Тат
  • Партия – социаль проектлар инициаторы

    Билгеле булганча, быел 14 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына сайлаулар узачак. Узган атнада "Бердәм Россия" партиясеннән V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча13 нче мәйданчыкта партия эчендәге башлангыч тавыш бирү чаралары уздырылды. Минзәлә мәйданчыгына республикабызның Әгерҗе, Актаныш, Менделевск, Мөслим, Минзәлә районнары керә. Сайлап алучыларның бер өлеше - иҗтимагый оешма...

    Билгеле булганча, быел 14 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына сайлаулар узачак. Узган атнада "Бердәм Россия" партиясеннән V чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча13 нче мәйданчыкта партия эчендәге башлангыч тавыш бирү чаралары уздырылды.

    Минзәлә мәйданчыгына республикабызның Әгерҗе, Актаныш, Менделевск, Мөслим, Минзәлә районнары керә. Сайлап алучыларның бер өлеше - иҗтимагый оешма вәкилләре, икенчесе - партия әгъзалары. Барлыгы 13 кандидат чыгыш ясады. Алар арасында министрлык, төрле ведомство, иҗтимагый оешма җитәкчеләре, әдәбият-сәнгать әһелләре бар иде.

    ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге сәяси советы секретаре урынбасары Римма Ратникова чыгышлар башланыр алдыннан кандидатларга һәм сайлаучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

    "Безнең бурыч - журналистлар белән багланышта, бәйсез сайлаучылар белән бергә, "Бердәм Россия" партиясеннән V чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнашу өчен, иң лаек булганнарны ачыклау. Башка бер генә партия дә, партия эчендәге башлангыч тавыш бирүләр кебек, мондый демократик сәяси тәҗрибәне кулланмый", - дип билгеләде ул. - Быел 18 мәйданчыкта тавыш бирүләр узачак. Депутат мандатын дәгъвалаучылар - 156, ә тавыш бирүчеләр барысы 3600 кеше. Бер кандидат күп дигәндә 2 мәйданчыкта катнаша ала. Чыгыш ясау өчен 5 минут вакыт бирелә".

    -Депутатлыкка бару үзем өчен көтелмәгән хәл булды, - дип башлаы сүзен язучы-публицист Ркаил Зәйдулла. - Мәдәният өлкәсендә пробемалар күп, үзем публицистика өлкәсендә эшләгән кеше буларак, вакыйгаларга анализ ясап, тәнкыйтьләргә дә туры килә. Әмма тәнкыйть бер нәрсә, үзең эшләп карау - икенче. Төркия кебек икътисадый яктан алга киткән илләрдә химаячелек алга киткән, алар шуның хисабына мохтаҗ катламнарга ярдәм итә. Химаячеләр революциягә кадәр бездә дә булган, шулар аркасында гына без милләт буларак сакланып калганбыз. Әгәр дә сайлана калсам, үзем дә шул юнәлештә эшләр идем. Туфан ага Миңнуллинның шәкерте буларак, аның эшен дәвам итәр идем.

    Иң ахырдан ТР Дәүләт Советы депутаты, "Яр Чаллы икмәк продуктлары комбинаты" ААҖ генераль директоры Алмаз Шәрипов чыгыш ясады. Депутатка кандидиатлар арасында ул безнең район тормышын төптән белүче бердәнбер кеше. Чөнки ул инде бүген безнең районнан Дәүләт Советы депутаты булып тора. Минзәләлеләр өчен бик күп изге эшләр башкарды.

    - Бездә яшәешебезнең һәр өлкәсенә кагылган законнар, төрле карарлар, максатчан программалар бихисап. Соңгы биш елда "Мензелинские зори" агрофирмасына 750-800 млн сумлык инвестицияләр кертелгән, агрофирма бүген уңышлы гына эшләп килә. Соңгы елларда Минзәлә - Актаныш юлларын яңарту белән шөгыльләндек, 826 млн сумлык юллар төзелгән. Мөслим һәм шул яктагы юлларны төзү эшләре алып барыла. Болардан тыш ветераннар, инвалид балалар программалары буенча "Чиста су", торак-коммуналь хуҗалыгы системасын яңарту эшләрен башкару планда. Чиста авыл хуҗалыгы районы булгач, монда проблемалар аеруча күп, - диде Алмаз Шарипов үзенең чыгышында.

    "Дәүләт Советында төрле милләт һәм яшьтәге кешеләрнең булуын телибез. Шул ук вакытта халык сайлаган кандидатларның үз позициясен дәлилли һәм дөреслеген раслый алуы мөһим, - дип билгеләде. - Авыл хуҗалыгын күтәрү, мәктәпләргә капиталь ремонт уздыру, мәгарифкә кагылышлы сораулар күп. Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән социаль проектлар алга таба да дәвам итәчәк", - диде Римма Ратникова йомгаклау чыгышында.

    Чыгышлар тәмамлангач, тавыш бирү процедурасы булды, анда 196 сайлап алучы катнашты. Кандидатларның һәм сайлап алучыларның барлык очрашулары тәмамлангач, май ахырында партия эчендәге башлангыч тавыш бирүләрне уздыру буенча оештыру комитеты нәтиҗәләр ясаячак һәм кандидатларның гомуми рейтингын төзиячәк.

    Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсе белән "Единая Россия" партиясенең төбәк бүлеге сайтында танышырга мөмкин.

    Римма Ратникованың праймеризда ясаган чыгышыннан.

    Партия эчендәге тавыш бирүдә барысы 156 кандидат катнаша , шуларның 128е - ир-ат, 28е - хатын-кыз; 125е - "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары, 43е - ТР Дәүләт Советы депутаты. Праймериз барышында кандидатларга ике мәйданда чыгыш ясарга һәм ике дәүләт теленең берсендә үз позицияләрен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирелә.

    РS. Быел 18 мәйданчыкта тавыш бирүләр узачак. Депутат мандатын дәгъвалаучылар - 156, ә тавыш бирүчеләр барысы 3600 кеше. Бер кандидат күп дигәндә 2 мәйданчыкта катнаша ала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: