Минзәлә
  • Рус Тат
  • Пай җирләре өчен аренда түләвен алырга кирәк

    Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим иткәнчә, пай җирләре өчен аренда түләве быел бер гектарга 850 сумнан да ким булмаска тиеш, диде район башлыгы Айдар Салахов.

    Пай җире хуҗасы икмәк алырга теләмәсә, агрофирма яки хуҗалык акчалата да түләргә мөмкин. Быел пай җирләренә ашлык белән биргәндә арпаны килограммы -13 сум, бодайныкы 14 сум булырга тиеш.

     Пай җирләре өчен “Калморза” хуҗалыгы ашлык белән бирә башлады, дип хәбәр иттеләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: