Минзәлә
  • Рус Тат
  • Район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлекчәсен файдалануга тапшырырга санаулы көннәр калып бара

    Төзү эшләре график буенча бара, хәзерге вакытта төп игътибар бинаның эчке ягында бизәү, электр эшләрен төгәлләүгә юнәлтелгән, фасадны тәртипкә китерәсе ( ул композит материал белән тышлана) калган. Ишекләр кайтуын көтәләр, бинага автомат рәвештә ачыла торган ишекләр урнаштырылачак.

    - Әлеге объектны ноябрьдә тәмамлау планлаштырылган, без моңа сыешабыз, эшләрнең 95 проценты башкарылды, диде подрядчы оешма җитәкчелеге.

    Безнең өстәмә

    Төзелеш эшләре төгәлләнгәч, ПДОны мебель һәм диагностик җиһазлар белән тулыландырасы кала.

    Искәртеп үтәбез, яңа кабул итү-диагностика бүлеге файдалануга тапшырылу зур мөмкинлекләр ача:смотр, диагностика палаталары, шокка каршы зал, инфекцион изолятор булачак. Хроник, планлы авыруларны кабул итү дә аерым башкарылачак. Санитар эшкәртү өчен дә аерым бүлмә  җиһазланачак. Кабул итү-диагностика бүлеген финанслау ТР средстволары исәбенә башкарыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: