Минзәлә
  • Рус Тат
  • Районда ике авылда кибет ачылды

    Бүген районыбызның Друҗба һәм Усай авылларында тантаналы рәвештә блоклы- модуль кибетләр ачылды. Бу ике кибет тә "Җиһазланган блоклы-модульле сәүдә объектлары төзелеше" программасы кысаларында төзелде. Кибет ачылу тантанасында район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, шулай ук Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыяте идарә рәисенең беренче урынбасары...

    Бүген районыбызның Друҗба һәм Усай авылларында тантаналы рәвештә блоклы- модуль кибетләр ачылды. Бу ике кибет тә "Җиһазланган блоклы-модульле сәүдә объектлары төзелеше" программасы кысаларында төзелде. Кибет ачылу тантанасында район башлыгы Айдар Салахов, Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, шулай ук Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыяте идарә рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Фазлыев, Чаллы сәүдә базасы җитәкчесе Рафаэль Фаттахов катнаштылар. Аларның һәрберсе әлеге бәйрәмгә килгән авыл халкын кибет ачылу тантанасы белән тәбрикләде.

    Айдар Салахов мондый кибетләр авылларыбызга бик кирәк булуы турында әйтеп узды. "Бүген районыбызның ике авылында күптән көтелгән шатлык, кибет ачыла. Ул кибетләр авыл кешесе өчен кирәк булган товарлардан тулып торсын. Мондый кибет ачылуга без бик шат. Бу объект, халыкны сөендереп, озак еллар хезмәт итсен",-диде ул.

    Кибет ачылу тантанасында Айдар Салахов Валентина Шаминага һәм Любовь Кирамовага район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Рөстәм Фазлыев сәүдә өлкәсендә тырыш һәм намуслы хезмәтләрен искә алып Галина Муринова һәм Мирзанур Харисовка Татарстан кулланучылар идарәсе рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Авылда мондый кибет төзегәннәре өчен Друҗба авылы халык исеменнән Елена Ямранаева тантананы оештыруда һәм авылда мондый модулле кибет төзегәннәре өчен республика Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм район җитәкчелегенә, республикабызның кулланучылар җәмгыяте идарәсенә рәхмәтен җиткерде.

    Кибет ачылу тантанасына килгән кунаклар Айдар Салахов, Азат Хамаев, Рөстәм Фазлыев кызыл тасманы кисеп эчкә уздылар.

    Друҗба авылында кибет ачылгач, беренче сатып алучы Лидия Лебедева булды. Ул Минзәлә шәһәрендә пешерелгән төрле эшләнмәләр, банан һәм башка азык-төлекләр сатып алды. Районыбыздагы икенче шундый ук объект "Авыл кибете" республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелде.Ул кибет Усай авылында ачылды, анда беренче сатып алучы Фәнил Салихов Минзәлә ТПФ "Изыскатель" дә җитештерелгән минераль су һәм башка азык-төлек сатып алды.

    Кибетләрнең сәүдә мәйданы 58 кв. метр тәшкил итә, электр үткәрелгән, су кергән, канализациясе эшләп тора. Әлеге модульле кибетләр Азнакайның "Нефтемаш" заводында эшләнгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: