Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районның яңа прокуроры билгеләнде

РФ генераль прокуроры приказы белән Минзәлә районы прокуроры итеп моңа кадәр Чистай шәһәре прокурорының беренче урынбасары булып эшләгән Феликс Хафизов билгеләнде.

Феликс Эдуардович 1969 елның 24 гыйнварында Чистай шәһәрендә туган. 1993 елда В.И.Ульянов- Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Прокурату­ра органнарында 1999 елдан бирле: башта Чистай шәһәре проку­роры ярдәмчесе булып эшли башлый, анна­ры прокурорның өлкән ярдәмчесе, урынбасары, беренче урынбасары бу­лып эшли. Өйләнгән, улы һәм кызы бар.

Элекке прокурор Ленар Хөсәенов ТР прокура- турасының җинаятьләрне ачуга күзәтчелек итү буенча 2 нче санлы бүлек начальнигы итеп билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев