Минзәлә
  • Рус Тат
  • РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров Минзәлә гражданнарын кабул итте

    “Бердәм Россия” партиясеннән 7 чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров Минзәлә районы гражданнарын кабул итте.

    Гражданнарны кабул итүдә шулай ук Минзәлә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарыНэля Бикеева,  Минзәлә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева, район социаль яклау  бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова, “Республика матди ярдәм үзәге”нең  Минзәлә районындагы 29 нчы санлы бүлеге мөдире Любовь Кияткина да катнаштылар, очрашуда күтәрелгән мәсьәләләр буенча үзләренең комментарийларын бирделәр. Кабул итү “Бердәм Россия” партиясенең Минзәлә җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бинасында булды.

    Депутатка  алдан язылып, район ветераннар советы рәисе урынбасары Раиса Фахриева сугыш чоры балаларына кагылышлы федераль закон кабул ителмәс микән дигән гозерен белдерде, Марина Исакаева балаларга бирелә торган яшәү минимумы– пенсия күләменә кагылышлы, ә шәһәрдә яшәүче Валентина Шигапова шәхсән үзен борчыган мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итте.

    Ирек Зиннуров аларның гозерләрен игътибар белән тыңлады, кабул итүдә күтәрелгән мәсьәләләрне тирәнтен өйрәнеп, хзл итү юлларын эзләячәген, контрольдә тотачагын әйтте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: