Минзәлә
  • Рус Тат
  • Ринат министр кулыннан машина алып кайтты

    Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Казан шәһәренең игенчеләр сарае янындагы мәйданда Дәүләт техника күзәтчелегенең Минзәлә районы бүлеге инспекторы Ринат Гильмановка “Лада ларгус” автомобиле ачкычы тапшырды.

    Районыбызда авыл хуҗалыгы техникасының төзеклеге  һәм аларны куллану иминлеге Ринат Гильмановтан тора. Тракторлар һәм комбайннар руле артында утыручыларның гомере һәм сәламәтлеге дә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Минзәлә районы инспекторына бәйле. Бу машинаны алуга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  һәм Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәм күрсәтте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: