Минзәлә
  • Рус Тат
  • Ришвәтчелек буенча ситуация тотрыклы

    Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә ТР Коррупциягә каршы тору эшчәнлеген координацияләү комиссиясе утырышы үткәрелде.

    Утырышка барлык район башлыклары, шул исәптән Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов та чакырылган иде.

    Видеонференция режимында оештырылган әлеге утырыш белән беррәттән Минзәлә район администрациянең актлар залында җыелыш та барды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, район прокуроры Феликс Хафизов һәм район башлыгың ярдәмчесе Марк Токарев алып бардылар.

    Җыелыш барышында Рөстәм Миңнеханов ришвәтчелекнең җәмгыятькә никадәр куркыныч булуын ассызыклады.

    - Коррупция теләсә кайсы илнең милли байлыгына зыян китерә. Беркемнең дә аңа иммунитеты юк. Биредә законның өстенлеген тәэмин итү төп элемент булып тора. Һәркем үзеннән башларга һәм бу юнәлештә эшләргә тиеш, дип белдерде ул.

    Мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләренең инде күп еллар дәвамында коррупция иң тирән үтеп кергән тармаклар булып калуы хакында да искәртте Президент.

    Безнең өстәмә

    Районда коррупциягә каршы тору өлкәсендәге хәл тотрыклы кала, дип хәбәр итә безгә район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев. Шул ук вакытта ул биргән мәгълүматлар буенча, 2019 елның 11 аенда район территориясендә коррупцион юнәлештәге 2 җинаять теркәлгән, 5 вазыйфаи зат үз керемнәре, чыгымнары һәм милек характерындагы бурычлары турында тулы булмаган мәгълүмат биргән өчен дисциплинар җаваплылыкка тартылган, район прокуратурасы тарафыннан җирле үзидарә органнарының норматив-хокукый актлары проектларында 21 коррупциоген фактор ачыкланган. 

    "Татар-информ" материаллары буенча

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: