Минзәлә
  • Рус Тат
  • Роберт Шәймарданов гаиләсен Президентыбыз кунакка чакырды

    Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймардановны гаиләсе белән Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов кунакка чакырды.

    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова белән 24 август көнне үрнәк гаиләләрне  кунакка җыя. Анда быел шәһәребездә яшәүче Роберт Шәймарданов гаиләсе  барачак.  Узган елларда, ягъни 2014елда- Александр Леванов(Изыскатель ҖЧҖ директоры), 2015тә Нәсим Дәүләтов( Югары Тәкермән авылы фермеры), 2017 елда Мәүләветдин Закиров(районыбызның атаклы көрәшчесе), 2018 елда Илгиз Загиев(Тулбай авылындагы КФХ “Загиев” җитәкчесе) гаиләсе белән очрашуга барган иде.   

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: